Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2018, 15:02

Авария бригадасы Совет районында су белән тәэмин итү системасын торгызу белән шөгыльләнә

Авария нәтиҗәсендә 344 күп фатирлы йорт сусыз калган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Авария бригадасы Совет районында коммуналь авария нәтиҗәләрен юк итү белән шөгыльләнә. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең 3 насос станциясе, җимерек электр кабельләре аркасында ут булмау сәбәпле, бер үк вакытта эштән чыга. Кулланучылар түбән басым белән башка чыганакларга тоташтырылды.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фикеренчә, Аграр – Жиганов урамнары киселешендә Восточный суүткәрү төене зарарлана. Авария урынына 25 кеше һәм 6 махсус техника берәмлеге җибәрелә.

“Төзекләндерү эшләре 10.15 сәгатьтә башланды, ә 11.30 сәгатьтән Совет районы халкына sms-хәбәр җибәрелде”, - диделәр Гражданнарны саклау идарәсендә. 344 күп фатирлы йорт, 860 шәхси торак йорт, 124 админитсратив бина (шул исәптән “XXI гасыр” ТКда, Г.Кутуй, Академик Губкин, Н.Ершов, Космонавлар урамнарында, Зур һәм Кече Клыки бистәләрендә) һәм Азино-1 микрорайонында 3 пар казаны бинасы сусыз калды.

“Кулланучыларны башка чыганакка күчердек. Анда су басымы бераз кимегән. 5 катка кадәр су бар, өстәге катларга су әлегә килеп җитә алмый”, - диделәр ТКХ комитетында. “Водоканал” МУПта хәбәр иткәнчә, 13.00 сәгатьтә соцкульткөнкүреш объектларында су белән тәэмин итү көйләнгән. Торак йортларда суны 12 сентябрьдә 18.00 сәгатькә кадәр торгызырга планлаштырыла.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, су тутырылган автоцистерналар Ваһапов ур., 11; Глушко ур., 25; Зәкиев ур., 7а адреслары буенча урнашкан.

Барлык яңалыклар