Пассажирларга наушниклар бирәчәкләр, декорация транспорт тәрәзәсе артындагы пейзаж булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казан яшь тамашачы театры 5-нче номерлы трамвайда «Төнге трамвай» дип исемләнгән спектакль-променад әзерли.
Спектакль-променадның күренеше 5-нче номерлы трамвайның бөтен маршруты буена барачак. Башлангыч тукталышта трамвайга керүче тамашачылар актерларның тавышларын ишетер өчен наушниклар алачак, ә җәмәгать транспортының тәрәзәсе артында алышынучы пейзаж спектакль декорациясе булачак.
Кую төркеме трамвай йөртүчесе белән танышкан инде, спектакль-променад мәйданчыгын караган һәм маршрутны өйрәнгән. Хәзерге вакытта аудиоязманы булдыру өчен артистларның тавышларын яздыру эшләре алып барыла, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Куелышның режиссеры – Радион Букаев, композитор һәм тавыш режиссеры – Камил Гатауллин. Сценарий авторы Евгения Карпанина булды.