“Мобиль гид” 5 телдә эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Туристлар Казанның истәлекле урыннары белән аудиогид ярдәмендә таныша алалар. “Мобиль гид” проекты 5 телдә эшли, ул Россиянең кәрәзле челтәрләренең берсе тарафыннан Башкарма комитет һәм Туризм үсешенә булышлык итү комитеты ярдәмендә эшли башлады.
Казан үзәгендә урнашкан 20-дән артык популяр истәлекле урын янында QR-кодлар сурәтләнгән пюпитрлар куелган, аларны укытып, аудиоэкскурсия тыңлап була. Моның өчен смартфон яисә планшетта QR-код аера торган теләсә нинди программа булырга тиеш. Турист кулланган элемтә операторының нинди булуы әһәмиятле түгел.
Гид өчен текстларны төзергә Татарстан экскурсоводлары гильдиясе белгечләре булышты. Текстларны 5 телдә тыңлап була: рус телендә текстны танылган телетапшырулар алып баручы Константин Куранов тавышландырды, татар телендә – Камал театры актеры Рамил Вәзиев, инглиз телендә – КФУ чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбенең Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы доценты Нияз Латыйпов, кытай телендә – студент, волонтер Не Минюе, испан телендә – волонтер Бернал Альварез Мануэль Алехандро, дип хәбәр итә Туризм үсешенә булышлык итү комитеты.