В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы тыл хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан тарихларны бастыруны дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Бөек Ватан сугышы елларында фронтта солдатларга ярдәм итү өчен тыл хезмәтчәннәре гаять авыр шартларда эшләгән. Бик кыска вакыт эчендә алар предприятиенең хәрби ягын рәткә китергән, солдатларга сугыш кирәк-яраклары, снарядлар һәм азык-төлек җибәргәннәр, тәүлекләр буе колхозларда эшләгәннәр, Җиңү өчен бөтен көчләрен биреп эшләгәннәр. KZN.RU порталы тыл хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан тарихларны бастыруны дәвам итә. Казанда яшәүче Дания Сулимова сугыш елларында Татарстан башкаласының оборонасын ныгытуда хезмәт иткән һәм җимерелгән биналарны торгызу өчен урман кисүдә эшләгән Асия Вәлиева турында сөйләде.
«Минем апам, Вәлиева (кыз фамилиясе - Матросова) Асия Усмановна (фотода - үзәктә, кулына улы Рөстәмне тоткан), 1922 елның 28-нче гыйнварында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенең өченче курс студенты була. 1941 елның октябрендә аны училищедан башка студентлар белән бергә Апас районына шәһәр тирәли ярымбоҗра рәвешендә саклау ныгытмасы корылмасына туплыйлар. Бу окопларда Асия Усмановна 1942 ел ахырына кадәр эшләгән.
Әлеге вакыт ул үзе болай дип искә ала: «Казаннан эш урынына без тоз ташый торган баржада барып җиттек. Хәтта утырырга да урын юк иде - һәркайда тоз чәчелеп ята. Бик озак басып тордылар. Аннан соң безне Идел ярында төшерделәр, причал өчен пристань юк иде. Җыеннан соң яр буендагы колхоз басуыннан салам ташыдык һәм анда таң атканчы ял иттек.
Ләкин караңгы төшкәч, военпред килеп, юлны дәвам итәргә кушты. Без колхоз кырлары буйлап юлсыз җирдән пычракка батып бардык. Бер чуаш авылына килеп җиттек тә шунда урнаштык. Һәр йортка 20-25 кеше урнаштырдылар.
Иртәнге сәгать 4-тә окоп эшләренә киттек. Әлеге көзге-кышкы айларда кичергәннәребезне сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Туңаып өши идек, ачлы-туклы яшәлде. Берничә көнгә 650 г икмәк паегы бирелә, калганын үзебезгә табарга кирәк. Күп кенә хатын-кызлар андый шартларга түзмәделәр - үлделәр...».
Җир туңу һәм салкыннар җитү белән эшләр тагы да катлауланды: апам һәм башка окоп хатын-кызлары җирне ломнар, кәйләләр белән ваткан, әмма әстерхан чикләвеге зурлыгындагы җир кисәкләре генә ватылып чыга торган булган. Туңган җирне учаклар белән җылытканнар, ә утынга якындагы урманнардан агачлар ташыганнар яки колхоз бакчаларында алмагачларны кискәннәр. 1941-1942 еллар кышы бик салкын була, кыш буе диярлек 40-42 градус салкыннар тора. Туктаусыз эшлиләр, югыйсә өшеп шунда ук үлү куркынычы яный. Апамны ачы салкыннардан әтисенең - Беренче бөтендөнья сугышы инвалиды биргән калын мамык чалбары гына коткарган.
Фатирларда да киемдә йоклаганнар. 1942 елның гыйнварында Мәскәү астында фашистларны тар-мар итүгә карамастан, саклау корылмаларын булдыру буенча окоп эшләре февраль ахырына кадәр тукталмаган. Аннары кешеләрне өйләренә җибәрә башлыйлар, беренче чиратта авыруларны һәм бик хәлсезләрне юллыйлар, ә калганнары Казанга җәяүләп Идел бозы буйлап киләләр.
Сугышның киләсе елларында Асия Матросова шул ук музыка училищесыннан мобилизация буенча урман кисүдә эшләгән. Ул сугыш вакытында җимерелгән күперләрне һәм башка гражданнар корылмаларын төзекләндерү өчен файдаланылган, бөртеклеләрне җыюда, тарттыруда һәм башка эшләрдә кулланылган.
Студентларны яңадан музыка училищесына укырга, сугыш тәмамланганнан соң, 1945 елның сентябрендә чакырганнар. Әмма Матросовлар гаиләсе күп балалы булган, һәм әти минем апага укуыңны көндезге бүлектә дәвам итә алмассың, эшләргә кирәк, дигән. Шуннан соң Асия Усмановна сугышка кадәр эшләгән һәм 1943 елда аның олы абыйсы Габдрахман мобилизацияләнгән «Искож» заводына киткән. Шул ук заводта аларның әтиләре каравылчы булып эшләгән. Шунда ук 1946 елда сугыштан кайткан энесе Фәйзи һәм аларның сеңелләре Нәҗибә дә эшкә киләләр. Матросовларның бөтен династиясе заводта зур хөрмәт казана.
Сугыш еллары эзсез узмый - Асия үзенең сәламәтлеген нык какшата һәм күп еллар стационарларда, шифаханәләрдә дәвалана. Соңрак кияүгә чыга, ә 1950 елда уллары Рөстәм туа.
Апам музыка училищесында укымаган булса да, гомер буе гаилә бәйрәмнәрендә һәм үзешчән сәнгать сәхнәләреннән татар һәм рус җырларын бик матур итеп җырлый иде. Еш кына ул баян аккомпанементы астына җырлады - бу уен коралында аның абыйсы Фәйзи дә уйный, ул Татар филармониясе артисты була.
Быел Асия Усмановнага 98 яшь тулды. Өч оныгы, өч оныкчыгы бар. Оныклары аңа бик булыша һәм көн саен хәлен белергә киләләр».