В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада ТР башкаласында 413 кеше туган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь). Узган атнада, 18-24 нче декабрьдә, Казанда 219 малай һәм 194 кыз туган. Иң зур авырлыктагы бала 4 950 грамм тәшкил иткән, иң кечкенә авырлыктагысы 1 050 грамм булган.
Казанлылар үз балаларына Давид, Раян, Ринат, Марк, Әмир, Сафия, Мирослава, София, Эмилия, Асель, Варвара исемнәрен аеруча яратып кушканнар.
Әсфәндияр, Томас, Тигран, Фәрид, Әлфәт, Алихан, Клим, Айбулат, Эльмар, Златослава, Язилә, Реналия, Гөлнар, Даная, Агнес, Таймия, Евангелина сирәк исемнәр булган.
Шулай ук узган атнада Казанда 246 пар никахларын теркәгән.