Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2024, 16:02

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары BraVo премиясенә ия булды

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Зур театрында узды

Фото: vk.com/kazan_opera

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының прима-балеринасы Аманда Гомес һәм премьеры Вагнер Карвальо BraVo халыкара премиясенә лаек булдылар. Бүләкләү тантанасы Зур театрда узды.

Артистлар «Партнер илнең ел башкаручысы» номинациясендә җиңеп чыктылар. Тантананың гала-концертында Казан балет труппасы солистлары Сергей Прокофьевның «Ромео и Джульетта»сыннан дуэт башкардылар.

Бүләкләү тантанасында Россия, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Сербия һәм Белоруссиядән сәнгать эшлеклеләре катнашты. Тантаналы кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Зур театрның дирижер Павел Клиничев җитәкчелегендәге оркестры җаваплы иде.

Аманда Гомес һәм Вагнер Карвальо Бразилиядә Зур театр мәктәбен тәмамлаганнар, бүгенге көндә алар – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының әйдәп баручы солистлары. 2018 елда артистлар федераль телеканалларның берсендә күрсәтелгән «Большой балет» шоу-тамашасының «Иң яхшы пар» номинациясендә җиңү яуладылар, 2022 елда балет артистларының һәм хореографларның Мәскәүдә узган XIV Халыкара конкурсында лауреат булдылар.

«BraVo» еллык премиясе 2018 елда гамәлгә куелды. Ул классик һәм популяр музыка өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла һәм дистәләгән илне колачлый. Премиянең төрле еллардагы мактаулы кунаклары һәм катнашучылары арасында Софи Лорен, Венсан Кассель, Хелен Миррен, Джон Траволта, Алессандро Сафина, Анджела Георгиу, Денис Мацуев, Юрий Башмет һәм башкалар бар.

Барлык яңалыклар