Ярышлар Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучыларны һәм җанатарларны үзенә җәлеп итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). «Крылья Советов» паркында киез итекләр киеп хоккей уйнарга яратучылар арасында турнир узды. Ярышлар Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучыларны һәм җанатарларны үзенә җәлеп итте.
Турнирда татар эстрадасы артистлары да катнашты: шоумен, юморист Данир Сабиров, алып баручы Рәдиф Әхмәдиев, радио ди-джее Илнар Хөсәенов, җырчылар Илшат Сафин һәм Илшат Вакказов.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Теләче командасы яулады, икенче урында – Кукмара командасы, өченчедә – Байлар Сабасы командасы. Татар эстрадасы артистлары командасы дүртенче урынны алды, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.