Казанда Казахстанның туган якны өйрәнү музее 15 меңгә якын экспонат тәкъдим итәчәк
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Казан Кремленең Гавами урыннарында 7 нче июньдә Көнчыгыш Казахстан тарих-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек даланың алтыны» күргәзмәсе ачылачак.
Экспозициядә бакыр гасырыннан алып иртә урта гасырларга кадәр төрле чорларның 15 меңгә якын экспонаты тәкъдим ителәчәк. Алар арасында Көнчыгыш Казахстанда табылган саки мәдәнияте элитар һәйкәлләре аерылып тора.
Музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күргәзмәгә килүчеләр алтыннан ясалган уникаль бизәнү әйберләрен, сугышчыларның коралларын, кием элементларын һәм башка күп нәрсәне күрә алачак. Курганнарны казу вакытында табылган әйберләрнең күпчелеге безнең эрага кадәр VIII-VII гасырларга карый. Күп санлы әйберләр хайваннарны һәм үсемлекләрне, шулай ук мифик затларны сурәтли.
«Археологик тикшеренүләр мөһим мәсьәләне хәл итү өчен материаллар бирә – күчмә мәдәни комплексның барлыкка килүе һәм формалашуы, төрле этапларда күчмә тормыш чоры турындагы белемнәрне системалаштыру һәм пропагандалау, әлеге эпохалы процесста Казахстан территориясендәге халыкларның роле», – ди тарих фәннәре докторы, профессор Зәйнолла Самашев.
Күргәзмә 6 нчы июльгә кадәр дүшәмбедән пәнҗешәмбегә чаклы, шулай ук ял көннәрендә 10:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көннәрендә 11:00 дән 20:00 гә кадәр ачык булачак.