Иртәгә Гарри Поттер турындагы китаплар буенча интеллектуаль уен башланачак
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында һәм яшьләр үзәкләрендә бушлай дәресләр булачак. Балалар квизларда, арт-кичәләрдә, шулай ук йога һәм пилатес буенча дәресләрдә катнаша алачак.
Иртәгә, 12 мартта, «Сандугач» клубында Гарри Поттер турындагы китаплар буенча интеллектуаль уен узачак. Барлык катнашучылар арасында тылсымлы галәмнең баш җанатарын билгеләячәкләр. Квизга кушылырга теләүчеләрне 17:30 сәгатьтә Гагарин урамы, 776 адресы буенча көтәчәкләр.
13 мартта «Кояш Нуры» клубында балалар һәм яшүсмерләр кием-салым өчен татар орнаментын ясый алачак. Дәрес 17:00 сәгатьтә башлана. Клуб Зәкиев урамы, 25а адресы буенча урнашкан.
Җомга көнне, 14 мартта, берьюлы берничә яшүсмерләр клубында кызыклы дәресләр оештыралар. Мәсәлән, 10:00 сәгатьтә «Пазллар» клубында (Җиңү проспекты, 62, корп.2) сулыш алу күнегүләре белән иртәнге йога үткәрәчәкләр. ИЗО буенча дәрескә 15:00 сәгатьтә «Старт» клубында (Побежимов ур., 53) ата-аналар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар кушыла алачак. Тагын бер аквагрим буенча мастер-класс «Свои» клубында 15:00 тә узачак. Катнашучылар тукыма һәм кәгазьдән чәчәкләр әзерләячәк, шулай ук аквагрим ясаячак. Теләге булганнарны Степан Халтурин урамы, 11/10 адресы буенча көтәчәкләр.
17:00 дә «Лада» клубында (Гаврилов ур., 22) балалар акрил белән рәсем сәнгате буенча дәресләргә кушыла алачак. Мастер-класска килү өчен түбәндәге телефон аша теркәлергә кирәк: +7(927)439-61-53. «Авангард» клубында (Ломжа ур., 15) 19:00 да пилатес старт ала. Катнашу өчен +7(987)209-12-74 телефоны буенча язылырга кирәк.
15 мартта «Канатлы» клубында (Побежимов ур., 17) арт-кичә үткәрәчәкләр. Катнашучылар бармак сәнгате техникасы белән танышачак. Башлана – 17:00 сәгатьтә. Чаралар сериясе өстәл уеннары белән тәмамланачак. Катнашучыларны 17:30да «Дуслык» клубында (Мусин ур., 70) көтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Яшьүсмер» МБУ да.