Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2024, 12:01

Арт-квиз, интеллектуаль уеннар, фәнни кластерлар: Казанда «PROНаука в КФУ» проекты ачылачак

Чараның хедлайнеры галим, уйлап табучы Алексей Иванченко булачак

Казан федераль университетында 8 ноябрьдә «PROНаука в КФУ» XVIII фәнни-популяр проект сериясе ачылачак. Быел чара уку йортының 220 еллыгына багышланачак, ә концепция буларак – «Лекция һәм әкият» темасы булачак.

Кунакларны 14 яшьтән кечерәк балалар өчен интерактив зона, КФУ галимнәреннән лекцияләр, мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, арт-квиз көтә. Шулай ук теләүчеләр фәнни кластерларда катнаша алачак (табигый-фәнни, медицина һәм IT), практикумнарны «сорау – җавап» форматында уздырачак экспертлардан консультация алып булачак.

Вакыйганың хедлайнеры – программаларның берсендә алып баручы галим, «Белем» Россия җәмгыяте лекторы Алексей Иванченко булачак. Ул «Популяризатор күзлегеннән дөнья: көндәлек тормышта физика» фәнни тамашасы белән чыгыш ясаячак.

Шулай ук спикерлар арасында КФУ экспертлары да булачак: ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский, экология институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев һәм башкалар.

Керү бушлай, әмма алдан теркәлергә кирәк. Теләүчеләрне КФУның икенче уку корпусында 17:00 дән 20:00 гә кадәр (Кремль ур., 35) көтәләр.

Барлык яңалыклар