Узган атнада ТР башкаласында 346 бала дөньяга килгән
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар яңа туган балаларына Марк, Әмир, Алан, Аяз, Радмир, Тимур, Кәрим, Ранель, Максим, Варвара, Кира, Азизә, Эмилия, Раяна, Ева, Аишә кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар.
Сирәк кушылган исемнәр: Мирас, Арнест, Исхак, Рим, Соломон, Влад, Хәким, Леон, Устина, Мөслимә, Алиана, Сюзана, Ханна, Нәргизә, Ланиакея, Лола.
Шулай ук узган атнада Казанда 139 пар өйләнешкән.