Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2023, 11:15

Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре янып тора торган инсталляцияләр белән бизәләчәк

«Кремль балкышы» яктылык фестивалендә Спас-Преображенск соборы, Преображенск манарасы һәм башка объектлар тарихы турында сөйләячәкләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). 18-20 нче май көннәрендә Казан Кремле территориясендә «Кремль балкышы» яктылык фестивале узачак. Бу көннәрдә музей-тыюлыкның архитектура һәйкәлләре мультимедия инсталляцияләре белән арт-объектларга әйләнәчәк.

Мәсәлән, Спас-Преображенский соборының XVI гасырдан бүгенге көнгә кадәр тарихы турында «Метаморфозалар» инсталляциясе сөйләячәк. Тамашачылар төрле тарихи чорлардагы иң борынгы православие мәдәнияте һәйкәле архитектурасы белән таныша алачак.

«Яктылык тәңкәләре» инсталляциясе Преображенск манарасының беренче елларына багышланган. Металл тәңкәләр рәвешендәге интерактив арт-объект сакчылар көбәсен хәтерләтәчәк. Аның белән аралашканда, һәркем яктылыкның хәрәкәтен, яктылыгын һәм төсен контрольдә тота ала.

Шулай ук Кол Шәриф мәчетенә нигез салу вакытында куелган истәлекле таш янында «Мәңгелек балкышы», Яшеренү манарасы янында «Тамчы» һәм күргәзмә заллары янында «Ук» инсталляцияләре әзерләнгән. Ә Көнчыгыш мәдәнияте фәлсәфәсе белән цифрлы сәнгать күргәзмәсе таныштырачак.

Фестивальнең һәр киче заманча сәнгать һәм милли традицияләрне берләштерүче төрле жанр һәм юнәлеш артистлары чыгышлары белән тәмамланачак. Тамашачылар алдында «Алпар» татар вокаль-инструменталь этнотөркеме, Yatmas Dusai, Malsi Music һәм башкалар чыгыш ясаячак. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык мәйданчыкларга керү ирекле. Локацияләр 19:30 дан 23:00 гә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар