В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы җәмәгать киңлегенең ни дәрәҗәдә чиста булырга тиешлеге турында үз фикерләре белән уртаклаша алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 17-нче августта Казанда «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркны төзекләндерүгә багышланган җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак. Очрашуда архитекторлар җәмәгать киңлеген булдыру планнары турында сөйләячәк, ә шәһәр халкы проект нигезенә яткан үз идеяләре белән уртаклаша алачак.
Булачак парк Нокса елгасы буйлап урнашачак һәм берьюлы берничә торак комплексны бәйләячәк. Паркны төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында планлаштырылган.
Шәһәр халкы белән очрашу 17-нче август көнне 19:00 сәгатьтә Натан Рахлин урамындагы 13-нче номерлы йорт ишегалдында узачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.