Кыргызстан делегациясе ТР башкаласына тәҗрибә уртаклашу өчен килде
Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). Узган атнада Казанга генераль планны гамәлгә ашыру һәм шәһәрне үстерү буенча алдынгы практиканы өйрәнү өчен Кыргызстан башкаласының баш архитекторы урынбасары Назгөл Койбагарова җитәкчелегендәге Бишкек делегациясе килде.
Кыргызстан делегациясе визит барышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина белән очрашты. Киңәшмәдә яклар җир кишәрлекләрен формалаштыру һәм шәһәр төзелеше документларын эшләү тәртибе, шулай ук проектлана торган объектларны инженерлык белән тәэмин итү һәм муниципаль парковкаларны оештыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Көндәлек эшләрне башкаруга хезмәт һәм вакыт чыгымнарын минимальләштерүнең төп ысулы буларак кәгазь документлар әйләнешеннән электронга күчү процессы кунакларда аерым кызыксыну уятты.
«Иске шәһәр» префектурасы вәкиле Нияз Усманов җитәкчелегендә Бишкек делегациясе Иске Татар бистәсенең уникаль милли татар архитектурасы ансамбленең тарихи корылмаларын саклау тәҗрибәсе турында сөйләде. Шулай ук делегация Казан Кремле территориясендәге архитектура, тарихи һәм археологик һәйкәлләр комплексында, «УРАМ» экстрим-паркында һәм ТР Милли китапханәсендә булды.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Бишкекглавархитектура» муниципаль предприятиесе вәкилләре Казан Мэриясе белән мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне дәвам итү теләген белдерделәр. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хезмәттәшләрен 5-7 нче декабрьдә узачак «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашырга чакырды.