29 нчы августтан 4 нче сентябрьгә кадәр ТР башкаласында 311 бала туган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Узган атнада Казанда 311 бала дөньяга килгән: 158 малай һәм 153 кыз. Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 650 грамм булган, ә иң зур авырлыктагысы – 5070 грамм.
Яңа туган сабыйларга ешрак Тимур, Камил, Раян, Марсель, София, Карина, Камилла һәм Зәйнәб исемнәре кушылган. Иң сирәк исемнәр булып Архип, Рамир, Сәйдәш, Феликс, Эльзара, Сальмина, Мияна һәм Анжелика тора.
Шулай ук 29 нчы августтан 4 нче сентябрьгә кадәр ТР башкаласында 310 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.