Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2025, 15:05

Аида Гарифуллина командасыннан Арина Кияшко «Голос. Дети» проектының финалында Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак

Республика данын яклаучы җырчы кыз өчен туры эфир вакытында смс ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин

Фото Арины Кияшконың шәхси архивыннан алынды

Бүген, 28 ноябрьдә, «Беренче канал»да «Голос. Дети» вокал тамашасының финалы һәм суперфиналы уза. Анда Татарстан кызы Арина Кияшко катнашачак. Әлеге бәйгедә ул – республика данын яклап финалга чыгучылар арасында Татарстаннан берүзе калган вәкил. Бәйгедә катнашучы яшь җырчының остазы – опера җырчысы Аида Гарифуллина.

Узган җомгада Арина Кияшко «Голос. Дети» тапшыруында финалга чыкты. Ул 40,9 процент тамашачы тавышын җыеп, командадагы көндәше Милана Ананконы узып китте. Өстәмә этапта опера җырчысы Аида Гарифуллина төркемендә чыгыш ясаучы кыз Шарль Азнавурның «Вечная любовь» җырын башкарды.

Финалда проектның иң яхшы 9 катнашучысы көч сынаша. Аида Гарифуллина командасыннан финалга шулай ук Италиядән Джузеппе ди Менца һәм Рязаньнан Виктория Захарова чыкты.

Шәһәр халкы «Беренче канал»да туры эфир вакытында якташыбызга смс юллап, аңа проектның җиңүчесе булырга ярдәм итә ала. Тапшыру 21:45 сәгатьтә башлана.

Барлык яңалыклар