В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 386 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 29 марттан 4 апрельгә кадәрге атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 386 бала (186 малай һәм 200 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Иң яшь әтигә 22 яшь булса, иң өлкәненә – 52. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 550 һәм 4580 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Арина, Әскар, Тимур, Марьям, Гадел, Дарина, Артем, София, Кәрим, Милана, Әмир. Сирәк кушылган исемнәр: Амила, Мириам, Сана, Мелиса, Бәхтияр, Рина, Мира, Эльзара.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 102 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 17 һәм 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 64 һәм 57 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.