Татарстан көне һәм Шәһәр көне белән котларга бөтендөнья операсы йолдызы, фестивальнең мактаулы кунагы Любовь Казарновская киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 30-нчы августта Татарстан башкаласында Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендә ачык һавада «Казан көзе» X Халыкара опера фестивале узачак. Шәһәр халкы өчен оркестр белән бергә Мариин театры солисты, ТР халык артисты, Россиянең атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова һәм Зур театрның әйдәп баручы солисты, Россиянең атказанган артисты Игорь Головатенко чыгыш ясаячак.
Казан халкын Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котларга бөтендөнья операсы йолдызы, фестивальнең мактаулы кунагы Любовь Казарновская киләчәк.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен рус, татар, итальян һәм француз операларыннан «Пиковая дама», «Алтынчәч», «Риголетто», «Силы судьбы», «Бал-маскарад», «Лючия ди Ламмермур», «Сицилийская вечерня» арияләре һәм увертюралары яңгыраячак.
Фестивальдә «Чайковский – 2020» бокс-сетының презентациясе узачак, анда бөек композиторның барлык симфонияләре һәм инструменталь концертлары кергән. «Чайковский – 2020» җыентыгы язмасы П.И.Чайковский тууына 180 ел тулуга һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Фестивальнең тулырак программасы белән ТР Дәүләт симфоник оркестрының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
«Казан көзе» фестивале Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә әзерләнгән масштаблы бәйрәм программасының бер өлеше булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Казан көзе»ндә төрле елларда Роберт Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Хибла Герзмава, Венера Гыймадиева, Леонардо Граменья, Динара Алиева, Андрей Жилиховский, Сергей Скороходов, Чулпан Хаматова, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашты.