Тамашачыларны тере музыка, шигъри композицияләр һәм студия гимнына клип презентациясе көтә
Фото: Марат Мөгыйнов
Чарада студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Барлык номерлар да җанлы музыкага башкарылачак. Ә кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Казан шәһәренең М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» төркеме җавап бирә.
Гаилә елы уңаеннан махсус әлеге концерт өчен шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителәчәк. Тагын бер көтеп алынган вакыйга – «Апуш» гимнына клип презентациясе, ул шәһәр үзәгендә, табигать кочагында һәм аерым һәр төркемдә төшерелгән.
Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләрен, авторларны, композиторларны, театр актерларын, спектакльләрне сәхнәгә куюда ярдәм иткән иҗат командасын, «Апуш»ның якын дусларын һәм башка тамашачыларны көтеп калалар. Килгән кунаклар өчен сюрпризлар һәм уеннар оештырылачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.