Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2018, 15:18

Анна Кузнецова: "Игелекле Казан" дәүләт һәм хәйрия фондлары арасында баланс булдырырга ярдәм итә

Балалар омбудсменын, аның сүзләренә караганда, Казанның Игелекле эшләр көндәлеге шаккаттырган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Татарстан башкаласында өченче тапкыр үткәрелә торган "Игелекле Казан" форумы хакимият, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары вәкилләренә диалог төзергә һәм җәмгыять өчен мөһим проблемаларны хәл итүдә баланс табарга ярдәм итә. Бүген журналистларга РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова шундый фикер әйтте. Ул форумның пленар утырышында катнашты һәм Казанда һәм Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү буенча алып барылган эш турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

"Ярдәм кирәк булган кешеләр һәрвакыт булачак. Һәм ярдәм итәргә әзер булган кешеләр дә булачак. Монда баланс табарга мөһим: бер яктан, иҗтимагый оешма дәүләт органы функцияләрен алыштырмый, икенче яктан - дәүләт хакимияте иҗтимагый оешма муенына яки хәйрия фондына утырмый", - дип билгеләп үтте Анна Кузнецова.

"Кызганычка каршы, дәүләт оешмаларының миңа әлеге мәсьәләнең хәйрия фондында хәл ителәчәк, дип җавап биргәннәре булды. Әмма иҗтимагый оешма кыска вакытка гына ярдәм итә ала. Бала язмышы турында сүз барганда, аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны тулысынча үтәү мөһим, моның өчен иҗтимагый оешма дәүләт структурасы белән янәшә булырга тиеш. Ярдәм булсын өчен, тик аның урынына түгел", - диде балалар омбудсмены, һәм "Игелекле Казан" проектының "Бергә, ә урынына түгел" ("Вместе, а не вместо") төп принцибын фомалаштырды.

"Бу балансны эзләү өчен "Игелекле Казан" форумы кебек дәүләт, җәмгыять, хакимият һәм дини оешма вәкилләре бер мәйданда меценатлар белән килешү, аралашу, бер-берсен ишетү өчен чаралар булу мөһим!", - дип ассызыклады Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

"Шулай итеп, без бүгенге һәм иртәгәге көн җәмгыяте төзибез, анда безнең балалар үсә һәм тәрбияләнә. Һәм без аларның иҗади кешеләр булып үсүен телибез, - дип өстәде Анна Кузнецова. - Моны иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге тәрбияләгән намус, җаваплылык, эзлеклелек һәм шәфкатьлелек гарантияли ала".

Кунакны кызыксындырган проектлар арасында Казанда беренче сыйныф укучылары Белем көненә алган Игелекле эшләр көндәлеге булды. "Барыннан да бигрәк, әтиләренә, әбиләренә, бабаларына ярдәмнәре турында балаларның нинди горурлык белән сөйләүләре күңелдә калды. Алар бу изге эшләрнең кадерен белергә өйрәнә, - диде Анна Кузнецова. - Бу гади китап могҗизалы һәм мөһим эш башкара, чөнки без еш кына безнең балаларга, аларны яхшы гамәлләре өчен мактау урынына, аларның дөрес эшләмәүләре турында әйтәбез. Мәктәптә яхшы эшләр көндәлеге кебек гади проект дөрес акцентлар куя ала икән. Бу мөһим тәрбияви бурыч".

Элегрәк форумның пленар өлешендә ул, һичшиксез, игелекле эшләр көндәлеген алып китәчәген һәм бу проект башка төбәкләрдә гамәлгә ашырылырга мөмкинлеген билгеләп үтте.

Тулаем алганда, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстанның ике эш юнәлешен билгеләп үтте - гаиләне һәм аналарны кризислы гаиләләргә, бала белән бәйле вәзгыятькә эләккән хатын-кызларга ярдәмне үз эченә алган паллиатив ярдәм һәм яклау.

"Мин Казанда һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күп проектлар белән таныш. Беренчесе - паллиатив ярдәмне үстерү, Анджела Вавилова фонды. Конкрет бала һәм тулаем ил өчен паллиатив ярдәм инфраструктурасын үстерү өчен аларның эшләре бик мөһим, - дип билгеләп үтте Анна Кузнецова. - Аларның тарафдарлары бар. Алар бу юнәлешне үстерү өчен үзенчәлекле ресурс үзәге булып торалар. Дәүләт бүген авыр хәлгә эләккән балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү өчен торган бурычларны ишетте - без илдә күп кенә хоспислар белән элемтәләр булдырабыз. Мейнстрим ясый торган оешмаларның берсе - Анжела Вавилова фонды".

Гаиләне һәм аналарны яклау буенча проектлар турында сөйләгәндә, балалар омбудсмены бу проектларның максималь рәвештә хупланырга тиешлеген билгеләп үтте. "Алар конкрет бурычны тиз, сыгылмалы, кайвакыт авыр тормыш хәлендәге хатын - кызга аноним ярдәм итеп, аның өчен мөмкин кадәр уңайлы итеп хәл итәләр, - диде Анна Кузнецова. - Бу эш өчен, гаиләләрне саклап калганнары өчен баш иябез. Дәүләтнең ярдәм итү инструментларын үстерү мөһим, әмма кайчагында нәкъ менә шундый ышанычлы шалтыратуны күп нәрсәне хәл итә".

Фоторепортаж
"Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" Бөтенроссия форумы, 30.11.2018
Видеорепортаж
30.11.2018 14:06
"Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" Бөтенроссия форумы, 30.11.2018
Барлык яңалыклар