Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2020, 12:18

Ангелина Бочкарева әбисенең әнисе турында: «Ашханәдә эшләүчеләргә үлән чабарга, печән әзерләргә һәм аны азык-төлеккә алыштырырга туры килгән»

Хезмәт ветераны һәм совет сәүдәсе отличнигы Нина Васильевна, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы барлык кыенлыкларны узып, 52 ел эшләгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында күпләр үз туганнары - сугыш геройлары һәм сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре турында истәлекләр белән уртаклаша, алар үз тормышларында иң авыр көннәрне кичергән, ләкин бернигә дә карамастан, җиңүчеләр булган. Кырыс сынаулар турындагы хәтер сугыш еллары вакыйгаларының турыдан-туры катнашучылары йөрәкләрендә яши генә түгел, ә яшь буынга да тапшырыла. Шундый тарихларның берсен KZN.RU порталы укучылары белән 122-нче номерлы Казан гимназиясенең 8-нче «Б» сыйныфы укучысы Ангелина Бочкарева уртаклашты. Аның хикәясе әбисенең әнисе - хезмәт ветераны, совет сәүдәсе отличнигы, социалистик ярышларда күп тапкырлар җиңүче һәм бишьеллыклар ударнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Морозова Нина Васильевнага багышлана.

15 яшьтән санитарка булып эшләгән

«Әбиемнең әнисе үз әтисен фотосурәтләрдән генә белгән, чөнки ул үлгәннән соң дүрт ай узгач туган. 1926 елның 6-нчы гыйнварында дөньяга килгән ул. Аның табиб булганлыгын, гражданнар сугышы аша узганын, сугыш вакытында гаҗәеп хатын, шәфкать туташы, Нина Васильевнаның әнисе - Анастасия Митрофановна белән танышуын белгән. Яковлевлар гаиләсе башта Ленинградта яшәгән, аларның ике баласы булган - уллары Василий һәм кызлары Людмила. Билгесез сәбәп аркасында, гражданнар сугышыннан соң, әбиемнең әти-әниләре Нурлат районына күченгәннәр, анда әти тиф белән авырып үлгән. Менә шунда Нина Васильевна туган.

Аның әнисе Зөядә, балалар йортында шәфкать туташы булып эшләгән. Әмма бөтен акчаны дифтерия авыруы белән авыручы улы Васяны дәвалауга сарыф иткәч, ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылына - әтисенең туганнары, абыйсы янына күченеп китүдән башка юл калмый. Әнисе җирле Турминск хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый, аннан зур булмаган торак алалар. Вакыт уза, әбинең әнисенең абыйсы Василий Васильевич район газетасы редакциясендә эшли, армиягә китә, 1941 елның июнендә аның өйгә кайтуын көтәләр, ләкин сугыш башлана. Ул Җиңүгә кадәр бөтен сугышн аша үтә, 8 тапкыр яралана. Шуннан соң Чувашиядә яши һәм эшли.

Сугыш вакытында унбиш яшьлек яшүсмер кыз Нина Турминск хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Санитаркалар үзләре урманга утын алырга барганнар, үзләре кискәннәр, тураганнар, аннары чи утын белән ике катлы хастаханә бинасының мичләрен якканнар. Хастаханә өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, барлык хезмәткәрләр анда арыш, тары чәчкәннәр, ә көз көне урак белән урганнар, хастаханә ишегалдына ташыганнар һәм шунда ук он тартканнар. Авыр булган, палаталар авырулар белән тулган. Әбинең әнисе якында гына окоплар казыган хәрбиләрне күз яшьләре белән исенә төшерә иде. Ябык, канлы сөялләркаплаган, өшетелгән куллар. Куллары һәм аякларындагы гангреннар белән бу кешеләр еш кына үлеп китә торган булганнар. Яшь кенә санитаркалар аларны шинельләргә киендергәннәр һәм моргка алып чыкканнар, аннан аларны күмәргә алып киткәннәр.

Нина Васильевна дүрт ел эчендә барысын да күргән: соңрак күз алдына Ленинград блокадасыннан эвакуацияләнгән хатын-кызларның, аларның балаларының йөзләре килә иде. Аналар авыллар буенча йөргәннәр, балаларын коткару өчен соңгы әйберләрен сатканнар, үзләре ачлыктан интеккәннәр, хастаханәгә эләккәннәр, аларны анда коткару инде мөмкин булмаган. Менә шундый авыр үлем картиналары әбием әнисенең хәтереннән китмәде.

«Аның портреты озак вакытлар район мактау тактасын бизәде»

Сугыштан соң Нина Васильевна газета типографиясендә хәреф җыючы булып эшли башлый. Бер ай эчендә куллары текстны тиз җыюның серләрен үзләштерә, әмма сәламәтлеге анда эшләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирми, табиб бу эш урынын калдырырга киңәш итә.

Нина Васильевна 1947 елдан аш бүлмәсе буфетында эшли. Эш аңа ошаган, ләкин үз кыенлыклары да булган. Ашханәгә килүчеләргә көненә 100 г гына икмәк бирелгән. Кешеләр ашап туймаганнар, талашканнар. Ә ашханәдә эшләүчеләргә барысын да эшләргә: печән чабарга, печән әзерләргә, аннары аны азык-төлеккә алыштырырга туры килгән. Шул ук елны аның ире Морозов Игнатий Васильевич сугыштан кайта, ул 28 ел партия райкомы секретаре булып эшләгән.

Сәүдә тармагында минем әбием 1947-1994 елларда эшләгән. Нина Васильевна 47 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган. Аның гомуми стажы 52 ел тәшкил иткән. Аның рәсеме район почет тактасында озак еллар эленеп торды. 1960 елда әбием әнисенең күкрәген «Совет сәүдәсе отличнигы» билгесе бизи, ул күп тапкырлар хезмәт җитештерүчәнлеге буенча социалистик ярышларда җиңүче, бишьеллыклар ударнигы була. 1971 елда Нина Васильевна Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1988 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Тормышы турында исенә төшергән минутта аның йөзе бәхет белән балкып тора иде. Без әбием әнисенең портретына хөрмәт белән карыйбыз, бу портретның исеме бер - хәтер. Мәңге исәннәр турында истәлек!»- дип сөйли Ангелина Бочкарева.

Морозова Нина Васильевна 2010 елда вафат була, Татарстанның Кайбыч районы Олы Подберезье авылында җирләнә. Аның зур гаиләсе калган - дүрт баласы, ике улы һәм ике кызы, шулай ук Казанда яшәүче 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы.

Барлык яңалыклар