Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2022, 12:01

Андрей Егоров өченче төньяк коллекторны төзекләндерү турында: «Без оптималь технологияне сайладык»

Чистай урамындагы 28 нче номерлы йорт янындагы эшләр туктап тормый, көн саен объектта 25 кеше эшли.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март, Алинә Бережная). Казанда өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү дәвам итә. Хәзерге вакытта Чистай урамында, Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр булган үткәргеч торба участогында, махсус камералар урнаштырыла, алар аша ремонт эшләрен башкару өчен җиһазлар төшереләчәк. Бу этапта барлыгы шундый 5 камера урнаштыру планлаштырыла. Эш барышын бүген «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров үткәргән матбугат туры вакытында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре күрде.

Чистай урамындагы 28 нче йорт янында эшләр туктап тормый. Көн саен объектта 25 ләп эшче хезмәт куя. «Без бөтен коллекторның техник торышын тикшердек, биредә аның иң тузган җире», – дип билгеләп үтте Андрей Егоров.

Үткәргеч торбаны торгызу полимер җиңсә ысулы һәм йозаклы ялгаулы спираль чорнау технологиясе белән башкарыла. «Водоканал» директоры сүзләренә караганда, әлеге технология Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә үткәргеч торбаларны ремонтлаганда кулланылган инде. «Технология яхшы таныш, ул еш кына Мәскәү һәм Санкт-Петербургның тарихи өлешендә кулланыла», – дип билгеләде ул.

Технологиянең өстенлеге шунда, зур участокларны өзәргә кирәкми, димәк, инфраструктура саклана. Шулай ук транспорт хәрәкәте өчен урамнарны ябарга кирәкми. «Без иң оптималь технологияне сайладык – чагыштырмача арзанлы, тиз һәм иң мөһиме сыйфатлы. Бу технологияне кулланганнан соң торбаларны эксплуатацияләүнең уртача срогы 20 ел тәшкил итә», – дип хәбәр итте Андрей Егоров.

Үткәргеч торбаларны реконструкцияләгәндә кулланыла торган полимер җиңсә сумала сеңдерелгән махсус тукымадан гыйбарәт. Бер җиңсәнең озынлыгы 50 метрдан 70 метрга кадәр тәшкил итә. Ягъни һәр 50-70 метр саен забойда су җыелу өчен чокыр ясала, җир астына җиңсә салына, шуннан соң ул су агымы белән тигезләнә һәм булган барлык бушлыкларны тутыра. Полимерлаштырудан соң коллекторның әзер яңа участогы барлыкка килә, аннары эшчеләр икенчесенә күчә, дип сөйләде «Водоканал» директоры. Синтетик җиңсәне Мәскәү янында, шулай ук Кытайда тегәләр, дип өстәде ул.

Реконструкция алдында җимереклекләрне бетерү буенча зур эш тора. Андрей Егоров сүзләренә караганда, 10 ел эчендә өченче Төньяк коллекторда алар 41 булган, 2021 елда гына да – 25. Элегрәк «Водоканал» директоры хәбәр иткәнчә, алар барысы да бетерелгән.

1985 елда Яңа Савин һәм Совет районнары (Дәрвишләр бистәсен дә кертеп) агынтыларын җыю һәм агызып җибәрү өчен төзелгән коллекторның гомуми озынлыгы 8 км тәшкил итә, бу ел ахырына кадәр 2 километрдан артыгы ремонтланачак. Реконструкция өч этапта уздырыла.

Беренче этапта Чистай урамы буенча Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр 680 метр озынлыктагы эшне август аенда тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә эшчеләр үткәргеч торбадагы яңа махсус камераны монтажладылар, ул санация үткәрү өчен технологик җиһазларны һәм материалларны коллекторга төшерү өчен кулланылачак. Башка камераларны төзүгә әзерлек алып барыла.

Ямашев проспекты буенча Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр 850 метр озынлыктагы коллекторның киләсе участогында эшләрне апрель аенда башлау планлаштырыла, ә Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан Чистай урамына кадәрге 500 метр озынлыктагы үткәргеч торба участогында – августта.

Әлеге эшләрне быелның ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Аларның бәясе 1,6 млрд сум тәшкил итә, акчалар предприятиенең үз керемнәреннән бүлеп бирелгән. Чыгымнар Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан 2021 елның декабрендә расланган «Водоканал»ның өстәмә инвестиция программасында каралган. Предприятиенең озак сроклы инвестицион программасына үзгәрешләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм шәһәрнең депутатлар корпусы ярдәмендә кертелде, бу исә шәһәр челтәрләрен реконструкцияләүгә керешергә мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, тулаем Казан буенча 2,5 мең км артык канализация челтәре салынган, аларның тузу дәрәҗәсе 50% тан артып китә. Елына эре коллекторларда 50 дән артык җимерелү була.

Фоторепортаж
Казанда өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү буенча матбугат туры, 04.03.2022
Видеорепортаж
04.03.2022 10:31
Казанда өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү буенча матбугат туры, 04.03.2022
Барлык яңалыклар