Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2019, 09:47

Андрей Чугунов: «Коляска - ул хөкем карары түгел, ә үз-үзеңне яңача танып белү һәм дөньяны яңа яктан ачу мөмкинлеге»

Татарстанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы тәмамланып килә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алинә Бережная). Татарстанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы тәмамланып килә. Ун көн дәвамында Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия акцияләре һәм фестивальләр, вакансияләр ярминкәләре, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм концертлар узды. Бүгенге көндә ТР башкаласында 87 мең инвалид яши, аларның күбесе, физик чикләүләргә карамастан, тулы канлы тормыш алып бара – гаилә кора, спорт белән шөгыльләнә һәм һәр көннән рәхәтлек ала. Татарстанның коляскадагы «Барс канатлары» баскетбол командасының 44 яшьлек капитаны Андрей Чугунов та - әнә шундыйлардан. Спортчы KZN.RU порталы укучыларына җиңелүләр һәм җиңүләр, шулай ук тормышка чиксез мәхәббәте турында сөйләде.

«Тулпар» спорт комплексында баскетбол мәйданчыгында драйв, азарт һәм тизлек хөкем сөрә. Биредә көн саен дүрт сәгать дәвамында коляскадагы инвалидлар, «Барс канатлары» баскетбол командасы әгъзалары - Россия һәм халыкара ярышларда берничә тапкыр җиңүчеләр шөгыльләнә. Команда копилкасында Литвада узган XIX Халыкара турнирда, Төмәндә узган ачык өлкә ярышларында, Россия чемпионатында, Россия ачык кубокларында призлы урыннар.

Команданың капитаны Андрей Чугуновта сугышчан рух саклана. «Без кырда да, аннан читтә дә дус, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, шуннан башка җиңү мөмкин түгел», - дип сөйләде А.Чугунов.

Команданың һәр әгъзасының үз тарихы һәм язмышы, драматизм, җиңелүләр һәм җиңүләр белән тулы. Андрей Чугуновның спорт карьерасы турында хыялланганы юк иде – баскетбол белән һәвәскәрләрчә мәктәптә уйнадым. 2006 елда Андрей җитештерү предприятиеләренең берсендә эшләгән вакытта имгәнә. Шул рәвешле коляска аның аякларын алыштыра. «Тормыш ике чорга бүленде. Әле кичә генә йөгереп йөри идем, тормышымда максатларым бар иде, ә бүген, «яшелчә» кебек, больничный койкада ятам. Бу уйлар миңа тынгылык бирмәде, һәрчак бу дөньяда файдалы буласым килде, - дип искә ала Андрей. – Реанимациядә бер атнадан артык ятуымны хәтерлим - көннәр озын, тәрәзә артында тормыш дәвам итә, ә минеке әйтерсең лә туктап калган. Бик күп анализ ясадым, үз-үземә гел сорау бирдем: «Ни өчен бу хәл нәкъ минем белән булды соң?» Җавап таптым – әйе, аякларым тулысынча хәрәкәтсезләнде, әмма куллар эшли бит, димәк, яңа шөгыль эзләргә кирәк».

Андрейда алга куелган максатларына ирешү теләге һәм омтылышы зур була – ул травмадан соң тернәкләнү уза, яңадан утырырга өйрәнә, колясканы үзләштерә, аннары баскетбол уенын профессиональ рәвештә уйнарга өйрәнә. «Баскетбол белән шөгыльләнү карары спонтан килеп чыкты, мин үземне яңа юнәлештә табасым килде. Әйе, барысы да шунда ук барып чыкмады, озак вакытлар коляскада утыруыма күнегеп булмады – аннан торасы, сикерәсе һәм сеткага кадәр җитәсе килде», – дип сөйли команда капитаны.

Кечкенә максатлар куеп, аларга ирешү - Андрей 13 ел инде менә шундый принцип буенча яши. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, ул тулы канлы тормыш белән яши һәм үз рекордларын куя – шулай итеп Андрей чит кешеләр ярдәменнән башка киенергә, кибеттә азык-төлек алырга, утын ярырга һәм хәтта өченче катка кадәр баскычтан менәргә өйрәнгән. «Кызыксыну һәм бу тормышны белү теләге минем белән җитәкчелек итә, мин авырлыктан курыкмыйм, коляска – ул хөкем карары түгел, ә үз-үзеңне яңача тану һәм дөньяны яңа яктан ачу мөмкинлеге», – дип раслый Андрей.

Баскетболчы үз энергиясе һәм оптимизмын авыр тормыш ситуациясенә эләккән башка кешеләргә дә «йоктыра». Спортчы даими рәвештә тернәкләндерү үзәкләрендә булып тора. «Еш кына имгүнүләрдән соң тормышка булган мәхәббәтләрен югалткан кешеләрне күрәм, алар үзләрен кызганып яталар, үзләрен кулга алырлык көч таба алмыйлар – бу дөрес алым түгел. Хәлне кабул итә һәм алга бара белергә кирәк, тормыш дәвам итә бит», – дип киңәш итә Андрей.

Буш вакытларын баскетболчы хатыны Илсөяр белән үткәрә, аларның гаиләләренә 24 ел. Чугуновлар гаиләсе кафега, кинога йөрергә, ә җәен табигатькә чыгарга ярата. Имгәнү безнең гаиләне ныгытты гына, дип раслый Андрей. «Илсөяр - минем стимулым, таянычым, ул миңа мораль яктан сынырга ирек бирмәде, авыр чорда һәрвакыт ярдәм итте һәм янәшәмдә булды», - дип сөйләде ул.

Андрей алга таба да спорт белән шөгыльләнергә, уен кырындагы яңа техникаларны үзләштерергә, кубоклар яуларга, яңа үрләргә ирешергә һәм тормыштан ләззәт алырга планлаштыра. «Баскетбол - ул хәрәкәт, ә команда - икенче гаилә, тормыш бер генә, мин аны максималь дәрәҗәдә файдалы итеп үткәрергә телим», – дип ассызыклады баскетболчы.
Барлык яңалыклар