Футболчы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матчта уйнаячак һәм автограф-сессия үткәрәчәк
Фото: vk.com/gamesofuture
Футболчы Андрей Аршавин ТР башкаласында узачак «Киләчәк уеннары»нда катнашачак. Ул 23 нче февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Дуслык өчен футбол» эгидасы астындагы матчта уйнаячак.
Җанатарлар сессия вакытында танылган спортчының автографын ала алачак. Ул шул ук көнне 16:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
«Киләчәк уеннары»нда шулай ук үзебезнең ил хоккее легендалары Павел Дацюк, Илья Ковальчук, Евгений Артюхин, Максим Афиногенов, Данис Зарипов, Сергей Мозякин, Александр Семин һәм Василий Кошечкин да катнашачак. Алар Боз аренасында диджитал-хоккей буенча ярымфиналдан соң Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре спортчылары белән уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Спорт программасы шәһәрнең сигез мәйданчыгында 21 дисциплинада оештырылачак ярышларны үз эченә ала.