В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчы 400 метр дистанциягә «комплекслы йөзү» дисциплинасында чыгыш ясады.
Фото: Бөтенроссия йөзү федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). Казан спортчысы «Россия резервы» бөтенроссия ярышларында алтын медаль яулады. Ярышлар Саранскида 27 нче ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр барды.
Турнирның соңгы көнендә Анастасия Колпакова 400 метр дистанциягә «комплекслы йөзү» дисциплинасында башкалардан яхшырак чыгыш ясады. Аның көндәшләре Удмуртия Республикасыннан Сәмирә Гомәрова һәм Санкт-Петербургтан Таисия Колесникова булган.
ТР башкаласында Анастасия Колпакова су спорт төрләре буенча «Акватика» республика олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казан йөзүчеләре ярышларда өч алтын һәм ике бронза медаль яулаган иде. Турнирда барлыгы 42 комплект медаль уйнатылды.