В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь әти-әниләрнең яше – 20.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Узган атнада, 20-сеннән 26-нчы майга кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 437 бала тууы теркәлгән: 244 малай һәм 193 кыз.
Иң яшь әти-әниләрнең яше – 20. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтинең яше - 53. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 550 грамм булса, ә иң авыры - 5010 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Арслан, Әминә, Тимур, Валерия, Даниил, Артур, Дмитрий, Алинә, Милана, Азалия, Марк. Ата-аналар үз сабыйларына биргән иң сирәк исемнәр: Яз, Фатыйма, Устин, Илана, Мирас, Гөльяз, Адәм, Клим, Афина, Устинья, Радэль, Диляна.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 87 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.