В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа элек басылмаган фотосурәтләр, әңгәмәләр һәм документлар кергән.
Фото: Казан социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Америка җырчысы, актриса, музыкаль продюсеры һәм җәмәгать эшлеклесе Джоанна Стингрей Казан Социалистик көнкүреш музее коллекциясенә элегрәк бастырылмаган фотографияләр, әңгәмә һәм документлар кергән «Рус рогының чын тарихы» дигән яңа китабының беренче нөсхәсен тапшырды.
Китапта Джоанна Стингрейның СССРда булу чорында – рус рогы һәм арт-андеграундның алтын чорына караган уникаль материаллар бастырылган. Китаптан тыш Казанга «Кино», «Аквариум», «Алиса», «Сәер уеннар» төркемнәре язмалары белән «Red wave» культ пластинкасы, шулай ук 80-нче елларда бу дискның Көнбатышта чыгу юбилеена багышланган футболка җибәреләчәк.
Бу һәм башка предметлар Казандагы күргәзмәдә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.