Мондый карар ТР оператив штабы утырышында кабул ителде.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шулай итеп, Татарстанның барлык сырхауханәләре пациентларны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кабул итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.
Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, урыннардагы җитәкчеләргә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгу һәм амбулатор звенога ярдәм күрсәтү йөкләмәсе бирелде. Шулай ук утырышта катнашучыларга саклык чараларын төгәл үтәргә – шәхси саклану чараларын кулланырга, термометрия үткәрергә кирәклеген искәрттеләр.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралу сәбәпле, республика сырхауханәләрендә вакытлыча профилактик тикшерүләр һәм халыкның билгеле бер төркемнәренә диспансерлаштыру үткәрелми.