Казанның Авиатөзелеш районында чүпләрне аерып җыю проекты старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Ксения Швецова). Бүген Казанның Авиатөзелеш районында чүпләрне аерып җыю проекты старт алды. Шәһәрлеләрне чүпләрне аеру кагыйдәләре белән таныштыралар, ә чүп чыгаручы оешма инде беренче чүп артыннан килде – башта эшкәртелә торган чүп чыгарыла, аннан соң калган чүпне чыгарачаклар. Әлеге проект – эксперимент түгел, ә яңа, экологик яшәү рәвешенә беренче адым, дип белдерде бүген районның бер ишегалдына пресс-тур барышында ТКХ комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов.
Искәртергә кирәк, 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырыла: сары кәгазьле контейнерлар – эшкәртелә торган калдыклар өчен, соры төслеләре – калганнары өчен. Монна кала, куркыныч калдыклар өчен 80 экобокс сатып алу планлаштырыла. Аларның 10-сы Авиатөзелеш районында урнаштырылган инде.
Контейнерлар Айдаров урамының 7-нче йорты янында урнаштырылган. Сүз уңаеннан, контейнерлар капкачларында чүпне ташлау өчен махсус люклар бар. Кайбер кешеләр әле яңа мәгълүмат белән танышкан арада, яшәүчеләрнең күпчелеге контейнерлар янына ике чүп капчыгы белән килә.
Авиатөзелеш районында чүпүткәргечле күп фатирлы йортлар аз булганга, әлеге проект биредә старт алды – бу чүпне аерып җыю өчен беренче таләп. Әлмир Корбанов билгеләп үткәнчә, бүген Яңа Савин һәм Идел буе районнарында мондый йортлар күп, ләкин аларны юк итү буенча эшләр бара. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, тиздән проект Совет районында кертелергә мөмкин.
Проект кимендә ярты ел дәвам иткәч, шәһәр күләмендә киңәйтеләчәк. Ә.Корбанов искәртеп үткәнчә, киләсе елның 1 гыйнварында төбәк операторын чүпләрне аерым чыгарырга мәҗбүр итә торган федераль закон чыгачак. Татарстан Республикасында төбәк операторы тиздән билгеле булачак.
“Бер атнада ук чүпне аерып җыюга тулысынча күчүгә өметләнмибез – халыкны моңа әзерләргә кирәк. Көнбатышта моңа 30-40 ел баралар. Безнең фикеребезчә, 3-4 айда беренче нәтиҗәләр булырга тиеш. Эш китте, шәһәрлеләр моңа уңай мөнәсәбәттә, - дип сөйләде Ә.Корбанов. – Ассызыклап үтәм, бу эксперимент түгел, эксперимент – ул сынап карау, ә безнең җиңүдән башка юлыбыз юк”.
Кайбер шәһәрлеләр чүпне ничек ташларга кирәклеге белән кызыксына. Бүген аларга идарә итүче компания вәкилләре, җыештыручылар ярдәм итә. Шәһәрлеләрне бер мөһим факторга игътибар итәргә чакыралар – юеш, дымлы чүп соры кәгазьле контейнерларга ташланырга тиеш.
Авиатөзелеш районы идарә итүче компаниясе директоры Рөстәм Галимов та халык тиздән чүпне аерырга күнегер, дип уйлый.
Чүп чыгаручы компания җитәкчесе Евгений Туз сөйләгәнчә, бүгенге көндә чүп чыгару өчен ике машина каралган – берсе эшкәртелә торган чүпне чыгара, икенчесе – калганнарын. Е.Туз аңлатканча, машиналар чүпне чүп күчереп төяү станциясенә илтә. Казанда шундый 5 станция бар.
Яңа проект кыйбат тора. Бер контейнер гына 10 мең сум тора, ә районда алар 428 данә урнаштырылды. Моннан кала, чүп чыгару өчен өстәмә машиналар кирәк. Евгений Туз сүзләренә караганда, чүп чыгаручы компания дә проектка үз өлешен керткән – 5 млн сумга якын.
Искәртергә кирәк, KZN.RU порталында чүпне аерып җыюга багышланган махсус бүлекчә ачылды.