Язучы хәзер өченче китап өстендә эшләве турында сөйләде. Аны Алла Крутая роман жанрында язарга ниятли, хәзерге вакытта алты бүлеге әзер инде. Әсәр 50 яшь алдыннан хатын-кыз тарихын тасвирлаячак. «Бу хатын-кыз өчен бик куркыныч яшь, чөнки бу мизгелдә тормыш тәмамланган кебек тоела, бүтән беркайчан да күбәләкләр күңелдә очмаячак, ә кояш мондый якты булмаячак төсле. Бу алай түгел, һәр яшькә ниндидер кызыклы нәрсә хас», — дип билгеләде автор.
Очрашуда Алла Крутая үзенең иҗат юлы турында сөйләде, кунакларның сорауларына җавап бирде һәм җанатарларга нөсхәләргә кул куйды. Шулай ук чара вакытында халыкка тәкъдим ителгән әсәрләрдән өзекләр укыла торган видеоязмалар да кертелде.
Кунаклар алдында Дмитрий Железнов капелласы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Семенова һәм Игорь Крутой академиясе укучылары чыгыш ясады.
Фоторепортаж
Алла Крутая Ратушада «Письма издалека» китабын тәкъдим итте