В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Олимпия чемпионы спортта уңышка ничек ирешү турында сөйләячәк
Ялгыз шууда Олимпия чемпионы, Россия һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова Казанда Яшьләр көнендә чыгыш ясаячак, ул 29 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында булачак.
Чарада спортчы кыз чемпион характерын ничек тәрбияләү һәм спортта карьера төзү турында сөйләячәк, шулай ук уңыш тарихы белән уртаклашачак һәм киңәшләр бирәчәк.
Фигуристка шәһәрлеләр белән «Карьера белән бергә» чатырында очрашачак. Лекция 17:00 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү буенча теләгән һәркем килә ала.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәмнең төп темасы Россиядә Гаилә елы булачак. 10:00 нан фестивальдә сигез тематик мәйданчык эшләячәк, ә кич 22:00 дә бәйрәм концерты белән тәмамланачак. Чаралар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Элегрәк билгеле булганча, Яшьләр көнендә концертның хедлайнеры Ольга Серябкина булачак. Җырчыдан тыш бәйрәмдә локаль артистлар, диджейлар һәм үз заявкаларын open call га биргән башкаручылар чыгыш ясаячак.