В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнар панихидасы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрәсиме узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Геннадий Зерцалов Казанның һәм тулаем республиканың социаль һәм икътисадый үсешенә зур өлеш кертте, дип ассызыклады. «Красноярск өлкәсендә туып, заводта эшләп алгач һәм армиядә хезмәт итеп кайткач, ул Казан университетына укырга керә, һәм алга таба аның бөтен тормышы Татарстан белән бәйле була. КПССның Казан шәһәр комитетының беренче сәркатибе вазифасына кадәр барып җиткән кеше. Геннадий Иванович Зерцаловның бөтен тормышы кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде. Ул һәрвакыт абруй һәм хөрмәт казанды», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
Исегезгә төшерәбез, Геннадий Зерцалов озак вакытлы авырудан соң 2021 елның 20-нче гыйнварында 81-нче яшендә вафат булды. Ул Казанның Самосырово зиратында җирләнәчәк.