Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2020, 17:25

Алексей Барыкин: «Тамашачылар һәрвакыт гайре табигый сәләтләре булган коткаручы турында хыяллана»

Танылган кинорежиссер - комикслар, рус халык әкиятләре һәм борынгы мифлардагы супергеройлар турында.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март, Зилә Гайфи). Казанда шәһәрнең танылган иҗат җәмәгатьчелеге вәкилләре белән «Күршедәге китапханә» проекты кысаларында вебинарлар дәвам итә. Бүген кино сөючеләр белән онлайн-очрашуны режиссер, продюсер, халыкара конкурслар лауреаты, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт мәдәният институтының киносәнгать һәм анимация кафедрасы доценты Алексей Барыкин уздырды. Ни өчен комикслар кинематографта популярлашкан? Кызыклы персонаж нинди булырга тиеш? Бер геройда яхшылык һәм явызлык ничек яши, һәм ни өчен без явызларга симпатия белдерәбез? Бу һәм башка сорауларны бүген казанлылар режиссер белән аралашу барышында биргәннәр.

А.Барыкин лекциясе башлаучы сценаристларга, шулай ук гади тамашачыларга, аерым алганда, комикслар фанатларына кызыклы булырга мөмкин. Зур экраннарга күчерелгән рәсемгә төшерелгән тарихлар мисалында режиссер 2 мәсьәләне җентекләп тикшерде: кызыклы персонажга нәрсә хас һәм геройны күзәтү безгә кайчан кызык. «Комикслар мисалында кинода персонажны ничек тудырырга һәм аның белән ничек эшләргә кирәклегенә өйрәнергә мөмкин. Комиксларга кайвакыт өстән генә карыйлар, әмма алар күпкә тирәнрәк һәм җитдирәк», - дип саный А.Барыкин.

Персонаж эчендә явыз рухлар көрәшергә тиеш

Кинода кызыклы персонаж нинди булырга тиеш? «Бу үзендә бергә яши алмастай каршылыклар булган кеше. Аның эчендә явыз рухлар көрәшергә тиеш. Мәсәлән, персонаж бик яхшы, әмма шул ук вакытта тышкы яктан сөйкемсез. Ягъни бездә аның әхлакый кыйммәтләре өлкәсендәге позитив һәм тышкы кыяфәтенә кагылышлы негатив бар. Монда сыеша алмастай каршылыклар юк. Идеалда бергә сыеша алмастай каршылыклар бер өлкәдән булырга тиеш. Бу персонаж бер үк вакытта бик игелекле һәм усал, бик акыллы һәм бик ахмак, бик матур һәм шул ук вакытта холкы буенча үз-үзеннән этәрүчән була. Әгәр дә без бер персонажда туры килмәстәй нәрсәләрне бергә сыйдыра алсак, ул чагында кызык була», - дип аңлатты режиссер.

А.Барыкин сүзләренчә, классик архетипларны тикшерү - студентлар өчен традицион дәрес. Дөньякүләм тарих кинематографка танылган персонажларның прототиплары булган күп кенә реаль геройларны бүләк итте. «Классик архетип - бер үк вакытта бик акыллы һәм бик ахмак кеше. Мәсәлән, Эйнштейн. Бер яктан, ул даһи галим булган, ул дөнья яратылышының бөтен серләрен белгән, шул ук вакытта, тарих хәбәр иткәнчә, ул үзе мөстәкыйль рәвештә савыт-саба юа алмаган, чөнки моны ничек эшләргә икәнен белмәгән. Эйнштен шулай ук киемне ничек юарга икәнен белмәгән, аның үзенең пычрак эчке киемнәрен тутырып, юу өчен күрше шәһәргә җибәргәнлеге билгеле», - дип мисал китерә режиссер.

А.Барыкин сүзләренчә, кинода шулай ук гаҗәеп матурлык һәм акылга сыймаслык ямьсезлек бергә туры килә торган персонажлар бик күп. «Бу классик сихерче, аның күзгә ятып торган сексуаль һәм шул ук вакытта үзеннән этәрүче сыйфатлары бар. Тагын бер мисал - Су кызы, аның гәүдәсенең өске өлеше сөйкемле хатын-кыздан, ә аскысы - балыктан, койрыгы бар, бу үзеннән-үзе ваз кичтерә», - дип билгеләде ул.

Супергерой Геракл

Безгә персонажларны күзәтү кайчан кызык була? «Безгә аларга каршы торган көч белән чагыштырганда көчсез персонажлар артыннан күзәтү кызык. Куркыныч фильмнарының төп персонажлары яклаучысыз кызлар яки балалар булуы очраклы түгел. Ниндидер хәрбиләрне яки диңгез гаскәриләрен куркыту алай ук кызык түгел бит. Алар артык көчле һәм явызлыкка каршы тора алалар. Беренче чиратта персонаж актуаль булырга, тамашачыларның ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Халык һәрвакыт, бигрәк тә куркыныч әйберләр (сугыш яки катаклизмнар) булганда, гайре табигый сәләтләре булган коткаручы килер һәм дошманны җиңәр дип хыяллана», - дип җавап бирде А.Барыкин.

Режиссер сүзләренчә, супергеройлар рус халык әкиятләрендә дә (Илья Муромец, Емеля) һәм борынгы мифларда да очрый (Геракл, Беовульф һәм башкалар). Хәзерге дөньяда гайре табигый сәләтләре булган геройлар рәсемле хикәяләрдән кинога күченеп утырганнар һәм шул ук вакытта, режиссер фикеренчә, экраннарда эволюция кичергәннәр. «Барлык бу схемалар комиксларда эшли - яхшы әхлакый герой бар, ул явыз кешегә каршы тора һәм аны җиңә. Ниндидер мизгелдә бу бик шәп эшләде, мисал өчен, «Супермен» фильмын алыйк. Мондый фильмнар зур уңышка иреште. Тима Бертон фильмнары жанрны үстерүгә көчле этәргеч бирде. Аның явызлары искиткеч сурәтләнгән. Хикәяләү пластикасы анимега яхшы күчә», - дип санап китте мондый фильмнарның плюсларын режиссер.

Әмма, А.Барыкин фикеренчә, Джордж Клуни уйнаган «Бэтмен»нан соң, комикслардан супергеройлар кергән кинолар 10 елга сүнде. «Тим Бертон фильмнарыннан тыш, комикслар буенча эшләнгән фильмнар беркайчан да сәнгать әсәрләре буларак каралмаган. Проблема шунда ки, геройларның иске схемасы үзе эшләми башлаган. Бәлки, кешеләр артык иркәләнгәнгә яки табигый катаклизмнар юкка чыкканга. Бэтмен - яссы, күңелсез персонаж, анда каршылыклар юк. Беркемгә дә аны күзәтеп тору кызыклы түгел, Бэтменны уйнау кызыклы түгел, ә явызларны уйнау - киресенчә», - дип аңлатты режиссер.

Кинематографка бөтенләй яңа этәргечне, А.Барыкин фикеренчә, режиссер Кристофер Нолан бирә. «Ул комиксларны радикаль яңача аңлау бирә. Бу бигрәк тә «Темный рыцарь»ның икенче өлешендә ачык күренде. Нолан гайре табигый сәләтләрдән бөтенләй диярлек мәхрүм ителгән супергеройларны ала һәм аларга геройны кисәкләргә аера торган каршылыклы характер сыйфатларын бирә. Аның фильмнарында Джокер - явызлык эшләргә генә теләми, ә яхшылык белән үз-үзен җимерергә мәҗбүр итә торган персонаж. Кристиан Бэйл башкаруындагы персонаж - аны чын-чынлап күзәтергә кызык булган беренче персонаж. Кинематограф тарихында Джокерны барлыгы 3 бөек актер уйнады: Джек Николсон, Хит Леджер һәм Хоакин Феникс», - дип саный А.Барыкин.

Комикслар буенча фильмнарда абсолют явызлар юк

Казан режиссеры сүзләренчә, бүген комикслар мультфильм булудан туктады һәм документальләште, аларда гаҗәеп йомшак күңелле һәм каршылыклы геройлар барлыкка килде. «Супергерой форматы радикаль рәвештә үзгәрде, документаль, реалистик булды. Супергеройлар каршылыклы булдылар, үзләрендә явызлык орлыгы йөртәләр, шул ук вакытта абсолют явызлар юк. Без аларга симпатия белдерәбез, чөнки аларның яхшылыкны үзләренчә күрүләрен аңлыйбыз. «Марвел» (комикслар чыгаручы Америка компаниясе) ирония өстәде. «Мстители», «Халк», «Дэдпул» фильмнары барлыкка килде, аларда төп персонажлар - комиклык дәрәҗәсендә каршылыклы, һәм алар искиткеч эшлиләр», - дип сөйләде А.Барыкин.

Комиксларны иң яхшы экранизацияләү дип А.Барыкин «Темный рыцарь» фильмын саный, ул хәтта «Оскар» премиясе форматын үзгәрткән - Америка киноакадемиясендә комикслар буенча төшерелгән фильмнарга игътибар итә башлаганнар. Сүз уңаеннан, соңгы каралган фильмнар арасында режиссерга «Паразиты» һәм «1917» тәэсир иткән, А.Барыкин Оскар фильмнарын рәхәтләнеп каравын әйтте.

Вебинар азагында А.Барыкин сценарий осталыгы буенча китаплар тәкъдим итте. Режиссер фикеренчә, Александр Митта («Кино между раем и адом»), Сида Филд («Сценарий»), Линда Сегер («Как хороший сценарий сделать великим»), Дэвид Говард һәм Эдвард Мавли, Александр Акопов редакциясендә («Как работают над сценарием в Южной Калифорнии»), шулай ук Джозеф Кэмпбеллның эшләре игътибарга лаек.

Якын арада танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында яңа вебинарлар көтелә. Исегезгә төшерәбез, казанлылар белән онлайн-очрашулар сериясен язучы Булат Ханов ачты

Барлык яңалыклар

Якын арада танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында яңа вебинарлар көтелә. Исегезгә төшерәбез, казанлылар белән онлайн-очрашулар сериясен язучы Булат Ханов ачты.