Шулай ук «Россия - минем тарих» мультимедиа паркының өч еллыгы уңаеннан халыкка РФ Оборона министрлыгының үзәк архивыннан портретлар күрсәтәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
31-нче октябрь 11.00 сәгатьтә 2-нче номерлы павильонда «Фронт портреты. Солдат язмышы» интерактив күргәзмәсе ачылачак, ул «Россиянең эзләү хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган. Экспозициядә илнең төрле музейларыннан 55 портрет тәкъдим ителәчәк, килүчеләргә геройлар язмышы, туганнарны эзләү турында сөйләячәкләр. Күргәзмә шунысы белән уникаль, анда беренче тапкыр РФ Оборона министрлыгының үзәк архивы фондларында саклана торган портретлар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Иң масштаблы проектларның берсе саналган «Буыннар истәлеге: сурәтләү сәнгатендә Бөек Ватан сугышы» проектының дәвамы булып «Фронт портреты. Солдан язмышы.» күргәзмәсе торачак, ул Казанда сентябрьдә ачылган һәм күпсанлы үтенечләр буенча ноябрь ахырына кадәр озайтылган. Экспозициядә илнең 45 музееннан XX гасыр илебез сәнгать осталарының 200-дән артык шедевры тәкъдим ителгән. Ачык визуаль чишелешләрнең берсе һәр экспонат картинага махсус эффектлар кертү булды. Шулай итеп, статик сурәтләрдән ясалган мәшһүр әсәрләр мөстәкыйль мини-новеллаларга әверелде.
«Күченүчеләр уеннары. Яңа геройлар заманы» проекты кунаклар өчен урта гасырларга чумарга һәм рыцарьларны күрергә, урта гасыр коралы күргәзмәсендә катнашырга, чүлмәк эше, тире эшләнмәләре буенча мастер-классларда катнашырга һәм Россия тарихында танылган сугышларның берсе турында дискуссияләр әзерләде.
Һәр сәгать саен 1-нче номерлы павильонда «Россия тарихы шәхесләре» биографик экскурсияләре үткәреләчәк - геройлар тормышындагы фактлар һәм вакыйгалар, аларның шәхес буларак формалашу юллары, тарих дәреслекләрендә язылмаган әйберләр турында кыскача хикәяләр. Җәдвәл:
12.00-12.15 - княгиня Ольга (1-нче номерлы павильон, «Первые Рюриковичи» залы);
13.00-13.15 - Александр Невский (1-нче номерлы павильон, «Нашествие и начало ига» залы);
15.00-15.15 - Иван IV Грозный (1-нче номерлы павильон, «Иван Грозный» залы);
16.00-16.15 - Екатерина II (1-нче номерлы павильон, «Петр III и Екатерина II» залы);
17.00-17.15 - Александр II (1-нче номерлы павильон, «Александр II» залы);
18:00-18:15 - Николай II (1-нче номерлы павильон, «Николай II» залы).
«Россия - минем тарих» тарихи паркы - ул 5500 квадрат метрдан артык мәйданлы, ил тарихын сөйләүче «тере» тарих дәреслеге. Заманча җиһазлар - сенсор өстәлләр һәм экраннар, интерактив коллажлар, сыйдырышлы кинотеатрлар һәм тачскриннар, шулай ук видеоинфографика, анимация, өч үлчәмле модельләштерү һәм цифрлы реконструкцияләр ярдәмендә кунаклар Россия тарихы белән мавыктыргыч форматта таныша. Паркта шулай ук буыннарның дәвамчанлыгын, милли мәдәниятне саклап калуны, таратуны һәм үстерүне күзәтергә мөмкинлек бирүче Татарстан тарихы да чагылыш тапты.