Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2023, 10:17

Александр Македонский Казанда: полководецның Көнчыгышка юлы турында күргәзмәнең 10 уникаль экспонаты

Борынгы грек вазалары, алтын зәйтүн веногы, «Исида» антик корабының фрескасы һәм Дәүләт Эрмитажы җыелмаларыннан башка сирәк предметлар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март, Анна Санникова). «Казан-Эрмитаж» үзәгендә ачылган» Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә 400 гә якын экспонат тәкъдим ителгән. Болар арасында – борынгы кораллар, картиналар, зәркән бизәнү әйберләре, көнкүреш әйберләре. Алар 2500 ел элек яшәгән атаклы полководец һәм хаким язмышы белән таныштыра. Күргәзмә кураторы, Дәүләт Эрмитажының Антик бүлеге мөдире Анна Трофимова KZN.RU порталына, легендар шәхеснең төрле якларын ачу һәм кешеләрнең хәзергә кадәр аның тормыш һәм батырлык тарихын ни өчен өйрәнүләрен аңлау өчен, нинди предметларга игътибар итәргә кирәклеген сөйләде.

«Ул кешеләр белән түгел, ә байлар, геройлар белән ярышкан»

Күргәзмә кунакларга Александр юлы буенча үтәргә мөмкинлек бирә, аның 11 ел дәвам иткән Көнчыгыш походы гигант территориягә кагылган. Ул Грециядә башланып Һиндстанда тәмамлана, нәтиҗәдә шул вакытта билгеле булган дөньяның яртысын үз эченә алган империя барлыкка килә. Әмма иң мөһиме – ул халыкларга грек мәдәниятен, грек цивилизациясе казанышларын алып килә, борынгы дөньяда цивилизациянең яңа чәчәк атучы үзәкләренә әверелгән 100 дән артык шәһәргә нигез сала», - дип аңлата Анна Трофимова.

Һәр залда Александрның исеме белән бәйле булган ил яки төбәк күрсәтелә. Күргәзмәне дөнья империясенең булачак оештыручысы туган Греция һәм Македония залы ача. Ул грек философы Аристотель җитәкчелегендә бик яхшы белем ала. Кечкенәдән Александр геройлар, бурыч, батырлык дөньясында үсә. Аны Гомерның «Илиада» поэмасы илһамландыра, ул аны гомере буе үзе белән йөртә, мендәр астында яшереп саклый, походларга ала һәм хәтта китап өчен махсус кыйммәтле тартма сатып ала. «Александр вакыт узу белән үзен төп герой, иң батыр һәм иң матур Ахиллның реинкарнациясе дип саный башлый», – дип сөйли А.Трофимова. Һәм, мөгаен, күпләр моның белән килешәдер дә.

«Илиада» сюжетын борынгы грек вазасында – балчыктан ясалган һәм су өчен билгеләнгән гидриядә күрергә мөмкин. Аның рәсеме кара фигуралы техника белән эшләнгән – Ахилл Гекторның тәнен арбага бәйли, чөнки ул аның дустын һәм көрәштәшен Патроклны һәлак итә. «Бу рәхимсез күренеш, ләкин борынгы эпос дөньясы шундый булган. Бу сугыш һәм тынычлык, бу җиңүләр һәм җиңелүләр, – дип билгеләп үтә Анна Трофимова. Без Александр өчен геройлар дөньясының никадәр мөһим булуын күрсәтергә теләдек. Ул Ахиллны хөрмәт итә, аның белән даими рәвештә ярыша, ул кешеләр белән түгел, ә аллалар, геройлар белән ярыша.

Аның сүзләренчә, вазага рәсем төшерү – Борынгы Грециядә мөһим сәнгать төрләренең берсе. «Хәзер Казанда да кунакларның аларда төрле күренешләрнең нинди осталык һәм реализм белән сурәтләнгәнен күрә алуы бик куандыра», – дип уртаклаша куратор. Вакытыгызны кызганмагыз – игътибар белән карагыз.

Шул ук залда «Арыслан белән көрәшүче Геракл» дигән зур статуэтка да бар. Ул Александрның сарай скульпторы Лисиппның оригинал эшенә барып тоташа. Геракл – Александр өчен икенче яраткан һәм мөһим герой. «Бу композиция шундый итеп төзелгән, аны карыйсы килә, ул үзенең динамикасы белән тарта. Геракл бу Немей арысланын менә-менә үтерер кебек тоела»,- дип сөйли А.Трофимова. Бу Гераклның беренче батырлыгы, монда ул көчле һәм җиңелмәс герой итеп күрсәтелә. Александр, билгеле булганча, бер генә сугышта да җиңелмәгән, һәм аны җиңелмәс дип атаганнар. 12 батырлык кылган Гераклны да шулай дип йөрткәннәр».

Шулай ук кораллар һәм киемнәр җыелмасы – шлем һәм пычаклар кызыклы. Алар Боспорда (бу Төньяк Кара диңгез буендагы борынгы антик дәүләт) табылган. Аның башкаласы Пантикапей булган, ул хәзерге Керчь территориясендә урнашкан, анда XIX гасыр башыннан казу эшләре алып барылган һәм аннан күп кенә артефактлар, сәнгать әсәрләре Дәүләт Эрмитажына китерелгән.

«Борынгы корал дөнья музейларында сирәк саклана һәм бу сирәк табылдык. Бәлки, бу шлем һәм пычаклар хәтта бер комплекттандыр да, - дип уртаклаша А.Трофимова. Алар алтын төстә, әмма алтын белән капланмаган, мондый төсне, мөгаен, металл эремәсе бирә. Мондый кораллар Александр Македонский армиясендә булырга мөмкин. Бу җыелма эллинизацияләнгән бай варвар табутында табылган. Танылган боспорлыларның каберенә күп итеп алтын, шулай ук парад кораллары салу йоласы булган.

Куратор ассызыклаганча, пычаклар бәйләнми, ә бөгелә, чөнки алар сыгылмалы металлдан ясалган һәм аякка тыгыз итеп ятып торган. Ә шлем шунысы белән кызыклы: уң ягында ишкәк белән Скилла (диңгез албастысы) сурәтләнгән, шулай ук бер як яңакны ябып тора торган өлеше сакланган. Бу шлемның популяр төре, һәм анда, бизәгеч кикрик астында ук, алиһә Афина сурәтләнгән», – дип игътибар итә Анна Трофимова. Мондый тимер шлемны Александр Македонскийның әтисе – Филипп II төрбәсендә дә тапканнар.

Шушы ук бүлектә Медуза горгоны сурәте төшерелгән панцирь куелган. Аны сугышта кулланганнар, дип билгеләп үтә Анна Трофимова, моны аның эчке үзенчәлекләре буенча билгеләргә мөмкин. Шлемдагы Скилла һәм панцирьдәге Медуза горгоны сурәтләре сугышчы өчен апотропей (саклагыч) әһәмиятенә ия булган. Килешәсездер, монда теләсә кем мондый җан ияләре алдында каушап калыр.

Боспорда алтын зәйтүн веногы да табылган. «Ул безне геройлар, батырлык, җиңү, хөрмәт дөньясына чумдыра. Белгәнебезчә, мондый веноклар җиңүче атлетларга бүләк ителгән. Греклар бит сугыш кырында гына җиңмәгәннәр – алар Олимпия уеннары, музыка, шигърият, матурлык өлкәсендә дә ярышлар уйлап тапканнар, ягъни алар кешелекнең төрле күренешләрендә иң яхшысы булырга омтылганнар», – ди күргәзмә кураторы.

Венокның формасы аның үлгән кеше өчен ясалганын күрсәтә, мөгаен, анда боспорның затлы кешесен – ярымвараварны, ярымэллинны җирләгәннәрдер. Мондый венокларны Македониянең патша каберлекләрендә дә тапканнар. «Венок нечкә ювелир эш булып тора һәм үлгән кешенең илаһлар белән мәҗлесен символлаштыра, ул таҗ киеп, геройга әйләнә, ягъни героизацияләнә», – дип сөйли Анна Трофимова.

Антик «Титаник», җирләү портретлары һәм шәрабтагы хакыйкать

Бөек яулап алучы Александрия шәһәренә нигез салган Мисырга багышланган залда күргәзмә кураторы Фаюм портретына, сирәк һәм кызыклы күренешкә, игътибар итә. Мондый портретларны беренче тапкыр Урта Мисырда Фаюмск оазисында 1887 елда табалар. Дөньяны яулап, Александр грек мәдәнияте, цивилизациясе чикләрен киңәйтә, һәм ул көнчыгышка таба омтыла. Гасырлар дәвамында барлык өлкәләрдә дә интенсив симбиоз барлыкка килгән. Фаюм портреты – мондый кушылуның үзенчәлекле мисалларының берсе.

Бер яктан, бу Мисырга гына хас йола, анда мумиягә рәсем – җирләү битлеге куела. Борынгы Мисырда бу шартлы портретлар булган, әмма вакыт узу белән грек рәсем техникасы – энкаустика (балавызлы буяулар) традицион җирләү сурәтләрен алыштыра башлаган. Мондый портретлар башта йортларда эленеп торган, ләкин соңыннан, кеше үлгәч, аның портретын кәфененә салганнар. «Тактада хатын-кыз сурәтләнгән, сез аның бик матур булуын күрәсез, аның йөз формасы бик дөрес, ялтырап торган бөдрә чәчләре, бизәнү әйберләре күренә, һәм ул һәрвакыт сезгә карый», - дип аңлата куратор. Чыннан да, ул моны ничек эшли?

Грек һәм Көнчыгыш мәдәниятләренең кушылуы зур фалар (көмеш, бронза һәм алтыннан ясалган филне җигү җайланмаларының бер өлеше) кебек әлеге экспонатта да күзәтелә. Ул хәзерге вакытта Әфганстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан урнашкан Бактрия тарихи өлкәсендә табылган.

Монда сугыш филләре сурәтләнгән, аның өстендә махсус саклану киемендә ике сугышчы утыра, аларның кораллары – җәя һәм уклары бар. Александр гаскәре беренче тапкыр сугыш кырында мондый филләр белән фарсы патшасы Дарий III гаскәрендә очраша, ә аннары яңадан Һиндстан патшасы Пор белән сугышта, һәм, әлбәттә, македониялеләр кыргый, зур хайваннарны күреп шаккаталар, дип аңлата куратор. Александр да үз гаскәрендә филләрне кулланган, әмма сугышта түгел, ә йөк хайваннары буларак. Алар акрын булган, ә бөек гаскәр башлыгы җиңеллеккә һәм тизлеккә басым ясаган. Аңа филләр, мөгаен, эпатаж өчен кирәк булгандыр.

Экспонатлар арасында Анна Трофимова сграффито техникасында эшләнгән «Исида» триерасы сурәте төшерелгән фресканы аерып атый. Ул Урта Диңгездә (Төркия, Мисырның өске өлеше, Греция) эллинизм чорын чагылдырган залда урнашкан. Бу өлкәләрдә Александрның походыннан соң шулай ук сәнгатьтә һәм мәдәнияттә үзгәрешләр була. Монда Керчьтан ерак булмаган борынгы Нимфей шәһәренең гыйбадәтханәләренең берсендә табылган стена фрескасы фрагменты тәкъдим ителгән, анда Дәүләт Эрмитажының археологик экспедициясе эшләгән. Фрескада күп язулар – догалар, аллаларның исемнәре, сихерләр, әдәпсез шигырьләр – кешеләр гадәттә стеналарга язарга яраткан әйберләр», – дип билгеләп үтә куратор. Аларны, әлбәттә, хәзерге килүчеләр укый алмый, әмма «сәнгать»нең таныш төре буларак аңлый ала.

Триера җентекләп ясалган, әйтерсең лә ул үтеп барганда, кеше диңгезгә карап утырган. Бу Мисыр патшасы Птолемей Боспорга җибәргән илче корабы дип фаразлана, һәм ул үзенең зурлыгы белән шаккатыра. «Титаник» кебек мондый корабларның тасвирламалары бар, аларда сыннар, бик күп төрле картиналар, шәраб белән тулы амфоралар булган», – дип сөйли Анна Трофимова. Аларның язмышлары да шундый ук булмаган дип ышанабыз.

Александр Македонский ислам мәдәниятендә һәм сәнгатендә тәкъдим ителгән бүлек кызыклы. Аның исеме төрле риваятьләрдә, Коръәндә, Фирдәүси, Низами поэмаларында искә алына. Александр исеме белән шулай ук аның юлдашы – Хизр яки Хидр персонажы бәйле, ул төрле ислам дине риваятьләрендә күренә, һәм ул мәңгелек тормышның кайда икәнен белә. «Аерым алганда, бу чүлмәктә савытның нинди максатларда кулланылганын аңлатучы шигырь юллары бар, функциональ поэзия дип атала бу, әлеге савыт шәраб өчен, һәм анда сүз Хизр тапкан суның изге сыеклык булуы турында бара, ә шәраб шундый су белән тиңләштерелә. Һәм кайдадыр турыдан-туры күрсәтмә бар: әгәр үлемсез булырга теләсәң, үлемсезлек суы эчәсең килсә, кабакка бар», – дип аңлата күргәзмә кураторы. Ләкин башта, әлбәттә, нәтиҗәләре турында яхшылап уйлагыз.

«Ул үзен оста итеп күрсәткән һәм оста идарә иткән»

Яңарыш чорыннан башлап, Европа сәнгатендә, ә аннары Россиядә Александр Македонский популяр персонажга әверелә, бигрәк тә аңа охшарга теләгән һәм үзләрен аның белән даими чагыштырып торган монархлар өчен. Аерым алганда, моны Франция короле Людовик XIV сарай рәссамы Лебрен картиналарыннан гравюралар сериясе раслый, ул «Александр триумфы» сериясенә заказ биргән. Бу абсолютизм чоры һәм Александрның популярлыгының иң югары ноктасы. Гравюраларның берсендә тантаналы рәвештә Вавилонга керү сурәтләнгән – бөек яулап алучы арбада шәһәргә керә, ә арткы планда Семирамида бакчалары күренә. Александр Македонскийны кайбер шәһәрләрдә һәм дәүләтләрдә бик тантаналы кабул иткәннәр, кешеләр аны яңа хаким итеп кенә түгел, ә алла итеп күргәннәр. Ул үзен оста итеп күрсәткән һәм оста идарә иткән, дип ассызыклый куратор.

Күргәзмәдә шулай ук Кышкы сарай өчен заказ ителгән Александр скульптурасы белән камин сәгатьләре тәкъдим ителә. Сюжет нигезендә – М.И.Козловскийның «Александрның уяулыгы» скульптурасы, анда ул йокламас өчен шар тотып тора, ә шулай да йоклап китсә, шар төшеп китә һәм ул уяна. Күрәсең, бөек эшләр өчен.

Күргәзмә экспонатлары арасында Анна Трофимова шулай ук итальян рәссамы Джованни Тьеполоның атаклы сюжетлы (Александр Македонский һәм философ Диоген сурәтләнгән) кечкенә картинасын аерып күрсәтә. Картина борынгы грек язучысы Плутарх тасвирлаган күренешне сурәтли. Әле патшага гына әйләнгән яшь Александр Коринфка килгәч үзен бик эпатажлы тоткан, мичкәдә яшәгән, шуның өстенә яңа хаким янына килмәгән танылган философ Диоген белән күрешергә теләгән. Шуннан соң Александр үзе философ янына бара һәм аның өчен нәрсә эшли алганын сорый, Диоген аңа: «Кит, кояшны каплама!» - дип җавап биргән.

Картина янында күргәзмәне оештыручылар мичкәле инсталляция урнаштырганнар, ул уен зонасы булып тора, бала яки өлкән кеше анда кергәч Александр һәм Диоген турындагы мифны рус яки татар телләрендә объект эчендә урнаштырылган колонкадан ишетәчәк, шулай ук үзендә бу мизгелнең бөтен комиклыгын һәм бөеклеген тоячак.

Александр Македонский юлы буенча залларда оештыручылар сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен биш тактиль станция, шулай ук һәр бүлектә исле станцияләр булдырган. Кунакларның кечкенә пыяла амфорадан билгеле бер илнең исен иснәү мөмкинлеге бар, ә беренче залда алар, Македония гаскәрләренең данлыклы җиде метрлы сөңгесен – сариссуны кулларына алып, үзләрен сугышчы итеп хис итә алалар.
Күргәзмә 8 нче октябрьгә кадәр эшләячәк. Билгеле бер вакыттан соң кайбер экспонатларны алыштырачаклар, чөнки нәфис предметлар 4 айдан озаграк экспонат була алмый. Яңартылган экспозициядә башка гравюралар, тукымалар һәм китап битләрен күрергә мөмкин булачак. Һәм, бәлки, башка Александрны. Бәлкем, беренче тапкырда аның легендар шәхесенең бөтен яклары да ачылмагандыр?

Фото: Марат Мөгыйнов, «Казан-Эрмитаж» үзәгенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар