В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Белоруссия лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Фото: kremlin.ru
Белоруссия президенты Александр Лукашенко Казанда «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта белорус лидерының матбугат хезмәтенә сылтама белән БЕЛТА хәбәр итә.
«Белоруссия дәүләт башлыгы Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара югары технологияле турнирын ачу тантанасында булачак», – диелә хәбәрдә.
Элегрәк Владимир Путинның Казанда Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан лидерлары белән очрашуы турында хәбәр ителгән иде.