Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2024, 12:54

Александр Лукашенко ТР башкаласына БРИКС саммитына килде

Белоруссия президентын Рөстәм Миңнеханов каршы алды

Казан аэропортына Белоруссия президенты Александр Лукашенко килде. Ул бу көннәрдә ТР башкаласында уза торган БРИКС саммитында катнашачак. Белоруссия лидерын республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин каршы алды.

Александр Лукашенконы Россия президенты Владимир Путин чакырган. Ул «БРИКС плюс» форматындагы утырышларда катнашыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр Казанга БМО һәм ШХО генераль секретарьлары, КХР рәисе, Һиндстан премьер-министры, Таҗикстан, Әзербайҗан, Конго республикасы, Лаос, Мавритания, Венесуэла, Иран, Фәләстин, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Серб республикасы, Көньяк Африка республикасы президентлары һәм башкалар килде.

Шәһәр барлыгы 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Россия президенты Владимир Путин катнашында XVI БРИКС саммиты рәсми рәвештә старт алды. Делегация башлыклары өчен шәһәр Ратушасында рәсми булмаган төшке аш һәм концерт оештырылды. Саммит 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенгә утырышлар тар һәм киңәйтелгән составларда планлаштырылган. Аннары делегация башлыкларының рәсми очрашуы һәм кабул итү тантанасы узачак.

Иртәгә «аутрич»/«БРИКС плюс» форматында пленар утырыш узачак. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.

Барлык яңалыклар