Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2019, 22:19

Александр Баширов: "Кемдер хәтта тискәре персонаж формасында да шатлык китерергә тиеш"

Казан Кремлендә Россия 1 каналы өчен "Русское" кинокомпаниясенең "Зөләйха күзләрен ача" фильмы төшерелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Алсу Сафина). Кечкенә караңгы подвал бинасы, анда картлар, балалар утырган ике катлы нарлар. "Камера, мотор!" һәм мәйданда тулы тынлык башлана, бары тик кызылармияче озатуында төрмәгә төшеп барган, куркып һәм югалып калган Зөләйха адымнары гына ишетелә. Һәм шулай дубль артыннан дубль. "Бау белән малай! Моңа кадәр ятып торганча ят!"- командалары мәйданчыкта ишетелә... Бүген Казан Кремле территориясендә Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий һәм Александр Бәширов катнашында Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" дигән күп серияле фильм эпизодлары төшерелде.

Кино төшерү процессы Кремль урамында, шулай ук Кремль территориясендә узды. Фильмда төп герой ролен Россиянең халык артисткасы Чулпан Хаматова башкара.

Актерлар кино төшерү арасындагы тәнәфесләрдә китә торган гримерка-вагоннары Казан Кремленең үзәк урамында кәрван булып сузылган. Ишегалдында - печән өемнәре һәм кызылармиячеләр. Тәнәфесләр вакытында да массовка актерлары образдан чыкмаска тырыша кебек.

Кыска гына тәнәфес - барысы да яңадан эшкә керешәләр. Бу юлы төп герой үзе белән өйдән алган агулы шикәр белән эпизодны төшереп алдылар.

Кызганычка каршы, Сергей Маковецкий өчен төшерү процессы инде ахырына якынлаша. "Бу һәрвакыт моңсу, чөнки Пермьдә тормышның менә дигән айлары булды, монда мин шатланып килгән иде, - дип белдерде Сергей Маковецкий. - Кино төшерү атмосферасы, кешеләр арасында уңай мөнәсәбәтләр белән истә калачак, ярсытуның бер генә очрагы да булмады. Безгә ярдәм итүче Казан Мэриясенә рәхмәт, аның ярдәмендә Без Кремль территориясендә төшерәбез".

Фильмны төшерү журналистларның гына түгел, шәһәр халкының да, кунакларының да кызыксынуын уятты. Кемдер, фильмның ничек ясалуын бераз күз алдына китерү өчен, махсус Кремльгә килде, кемдер яраткан актерларын эзли. Ә кемдер бар процессның очраклы шаһиты булды һәм кызыксынды: "Нинди фильм төшерәләр соң? Ә кайчан күрсәтәчәкләр?".

Төштән соң актер Александр Бәширов катнашында сәхнә төшерелде (фильмда ул Горелов җинаятьче ролен уйный). Сүз уңаеннан, Александр Бәшировка янә тискәре персонаж роле бирелде, әмма актер ышанып әйтә: барысы да алай берьяклы түгел, чөнки һәр тискәре геройда уңай сыйфатлар табарга була, ә уңай геройда – тискәреләрне. "Иҗат җитәкчеләренең фикерләү стереотиплыгы шул рәвешле формалашкан ки, иҗади актларның иң тәмле эффектлы өлешен талантлы һәм үткен миңа бирергә карар иткән, һәм миңа моны тормыштан йстерәп барырга туры килә, – дип билгеләп үтте Александр Бәширов. – Ә халык нигәдер күбрәк тискәре персонажлар ярата. Кемдер шатлык алып килергә тиеш, хәтта тискәре персонаж формасында да. Бу иң зур проблема – уңай һәм тискәре нәрсәләр барлыгын ачыклау. Мин бу хәлләрдән, бер яктан, канәгать. Икенче яктан, мин мәхәббәт геройлары рольләре турында хыялланам, миңа шулай ук патшалар, төрле ил җитәкчеләре рольләре дә сирәк эләгә"

Шуны да искәртик: шәһәр үзәгендә кинокартина төшерүгә әзерлек 14 февральдә башланды – бер тәүлек эчендә бирегә мең тонна кар китерелде, совет чоры флаглары һәм плакатлары, вакытлы декорацияләр һәм агач корылмалар урнаштырылды – сценарий буенча биредә ярминкә сәүдәсе оештырылган. Иртәгә фильм төшерү дәвам итәчәк. Якын көннәрдә алар шулай ук Лаеш районында да узачак. Дүшәмбе көнне Кремль урамында төшереләчәк сәхнәләр фильмда иң массалы булачак – аларда 150-дән артык кеше, 30 ат арбалары катнашачак. Казанда фильм төшерү 18 февральдә тәмамланачак.

Фоторепортаж
"Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерү, 16.02.2019
Видеорепортаж
16.02.2019 19:34
Казанда "Зөләйха күзләрен ача" фильмы төшерелә
Барлык яңалыклар