В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәтерсез» хуҗаларга югалткан әйберләренең 85 проценты кире кайтарылган
Фото «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәтеннән алынды
2025 елда Казан метрополитенында йөрүче пассажирлар 2 меңнән артык әйбер онытып калдырган. Югалган әйберләрнең 85 проценты хуҗаларына кире кайтарылган. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2 мең 100 шәхси әйбер арасында алынмалы теш казнасы, аквариум балыгы, бутоньерка, пицца, чәчәк бәйләме һәм «джентльмен» җыелмасы иң гадәти булмаган «югалтулар» санала.
Электр поезды вагоннарында иң еш калдырыла торган әйберләр рәтендә сәгать, телефон, документлар, банк карталары, алкалар, беләзекләр, ачкычлар. Шулай ук гражданнар метро вагоннарында күзлек, азык-төлек салынган сумкалар, рюкзаклар, зарядкалар, аяк киемнәре һәм сезонлы аксессуарлар онытып калдырган.
Әйберләрне югалткан очракта, түбәндә күрсәтелгән телефон номеры аша «кайнар линия» хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин: +7(843)533-70-61;
Диспетчерлык хезмәтләренең телефон номерлары:
метрополитен – +7 (843)533-70-61;
трамвай депосы – +7(843)273-93-84;
1 нче номерлы троллейбус депосы – +7(843)570-91-13;
2 нче номерлы троллейбус депосы – +7(843)277-05-83.
Алдарак узган елны Казан метрополитеныннан сәламәтлегендә үзенчәлекләр булган 200 меңнән артык пассажир файдалануы турында хәбәр ителгән иде. Сәламәтлеге чикле пассажирлар агымы 2024 ел белән чагыштырганда 25 процентка арткан: ул вакытта 172 803 сәфәр теркәлгән.