Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2019, 10:01

Казанда аквалангистлар яңа дөнья рекордын куйды

Су астында эшләүчеләр Зөбәрҗәт күле төбенә чумдылар һәм боз астында 10 сәгать 5 минут үткәрделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Рус география җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары яңа дөнья рекордын куйды. Кичә су астында эшләүчеләр Зөбәрҗәт күл төбенә чумдылар, анда боз астында 10 сәгать 5 минут үткәрделәр. Су температурасы +3 градус тәшкил иткән.

Су тулысынча боз белән капланган, ә аквалангистлар тирәнлектә аз күренүчәнлек шартларында булган.

Тикшеренүчеләр үзләре әйтүенчә, су төбендә вакыт бик акрын барган. "Беренче 2 сәгать һәм соңгы 2,5 сәгать авыр булды. Беренче сәгатьләрдә, җылыту системасы эшләсә дә, без өшедек. 6 сәгатьтән соң яңадан өши башладык. Әмма иң авыры соңгы 10 минут булды, алар бетмәс кебек иде. Без өшүгә караганда, күбрәк ардык: зур җайланмалар, баллоннар күп, хәрәкәтләрнең тыгыз булуы", - дип тәэсирләре белән уртаклашты аквалангчы Максим Астахов.

Су төбенә төшү белән дөнья рекорды куеп кына калмыйча, аквалангистның боз астында озак вакыт торуы буенча куркынычсыз методиканы да эшләнде. Бу булачак арктик экспедицияләр оештыру өчен кирәк, анда боз хәрәкәте аркасында су астында планнан тыш тоткарлыклар булырга мөмкин. Шулай итеп, су астына төшкәндә "Респиратор" Фәнни-җитештерү предприятиесе су астында йөзү җайланмаларына сынау үткәрелде, шулай ук төрле экстремаль сценарийлар эшләнде: авария, җиһазлардан баш тарту, штаттан тыш хәл вакытында үзара ярдәм күрсәтү, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Татарстан аквалангистларының казанышын Су асты эшчәнлеге бөтендөнья конфедерациясе Директорлар советы әгъзасы Божана Остойич теркәде. Су астына төшкәннән соң тикшеренүчеләр командасын С.М.Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе белгечләре тикшерде, водолозлар төркеменең торышы тотрыклы, тормыш күрсәткечләре нормада.

Барлык яңалыклар