В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чүп-чардан яр буе зонасын һәм су төбен чистартачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 2-нче июньдә Казанда Тирән күлдә Халыкара сулыкларны чистарту көнен билгеләп үтәчәкләр. Үзиреклеләрне экологик акциядә катнашырга һәм күлнең яр буе территориясеннән чүп-чар җыюга кушылырга чакыралар.
Бу көнне күл тирәсендәге коры җирне генә түгел, күл төбен дә чистарту планлаштырыла. Су төбендәге чүп-чарны А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды аквалангчылары күтәрәчәк, ә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре анализ үткәрү өчен суны сынауга алачак.
Чараны оештыручылар - ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге, алар катнашучыларга җыештыру өчен инвентарь һәм төшке аш тәкъдим итәчәк. Акция 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Халыкара сулыкларны чистарту көне 1995 елдан башлап дайвинг-инструкторларның һөнәри ассоциациясе эгидасы астында үткәрелә. Россиядә экологик акцияләр традицион рәвештә 2003 елдан башлап июньның беренче ялларында үткәрелә һәм барлык төбәкләрне колачлый. Үзиреклеләр дә, су асты һөнәрләре вәкилләре дә җыела торган киң күләмле өмә төп вакыйга булып тора.