В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика клиник хастаханәсендә эшләүче Наталья Новикова белгечләр арасында республика бәйгесендә җиңү яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Казанда Татарстанның иң яхшы акушеры яши. Кичә, 27 апрельдә, Казан медицина көллиятендә “Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч 2018” һөнәри осталык буенча бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республика клиник хастаханәсе хезмәткәре Наталья Новикова “Иң яхшы акушер” номинациясендә беренче урынны яулады.
Ул Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең акушерлык физиология бүлегендә акушер булып эшли. Хәзер аңа һәм калган җиде номинациядә җиңгән белгечләргә Татарстан данын федераль дәрәҗәдә якларга туры киләчәк.
Республика клиник хастаханәсенең тагын бер хезмәткәре бүләккә лаек булды. Бәйгедә катнашкан өчен “Иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә Республика клиник хастаханәсенең 1-нче реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең шәфкать туташы Рузинә Хөсәеновага диплом бирелде, дип хәбәр итә хастаханә матбугат хезмәте.