В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар «Россия берләштерә» девизы астында узачак
Фото: Денис Гордийко
Акциягә музейлар, театрлар, концерт заллары, китапханәләр һәм башка мәдәни учреждениеләр кушылачак. Алар онлайн һәм офлайн форматларда активлыклар оештыра. Афиша белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында акция чаралары Кремль музейларында һәм күргәзмә залларында узачак. Программада: тематик экскурсияләр, театральләштерелгән программалар, мастер-класслар һәм квестлар. Тулырак җәдвәл сайтта урнаштырылган.
«Сәнгать төне»нә шулай ук ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм аның филиаллары да кушылачак. Кунакларны шигърият кичәсе, орган концерты, квиз һәм арт-терапия көтә.