В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә инде 214 баланың хыяллары тормышка ашырылган
Фото: Денис Гордийко
«Игелекле Казан» акционерлык җәмгыятендә искә төшергәнчә, акция электрон форматта декабрь башында старт алды. Балаларның нәрсә турында хыяллануларын сылтама буенча белергә була. Баланың теләген үтәү өчен гариза тутырырга кирәк.
Традицион бүләкләр җыю чарасын шәһәр Мэриясе һәм ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты ярдәме белән «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы үткәрә.
Күптән түгел Мэр Илсур Метшин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өч баланың теләкләрен үтәде: 13 яшьлек Камил – баскетбол формасы һәм «УНИКС» командасы белән тренировкалар, җиде яшьлек Ева төрле предметларны өйрәнер өчен микроскоп турында хыялланган, ә аның яшьтәше Кирилл метрода машинист урынында йөрергә теләгән иде.