В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Язгы каникуллар чорында 19-нчы марттан 31-нче мартка кадәр фандоматлар мәктәпләрдә сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). «Шешә тапшыр дә бүләк ал» калдыкларны аерым җыю акциясе Казанда 29-нчы майга кадәр озайтылды. Язгы каникуллар чорында 19-нчы марттан 31-нче мартка кадәр фандоматлар мәктәпләрдә сүндереләчәк.
Пластик шешәләр һәм алюминий банкалар кабул итү буенча автомат аппаратлар шәһәрнең 20 мәктәбендә урнаштырылган, аларны «РТ-Инвест» компаниясе тапшырган. Март башына 82 меңнән артык пластик шешә һәм 11 мең алюминий банка җыелган - җыелган тараның суммар күләме 1,8 тонна пластика һәм 100 кг нан артык алюминий тәшкил иткән, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, һәр шешәне яки банкны фандоматка тапшырган һәркем кодлы чек ала. Аны www.tara-sbor.ru сайтында теркәргә кирәк. Тупланган балларны акция партнерларының товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә биреләчәк ташламаларга алмаштырырга мөмкин. Иң күп балл җыйган 10 катнашучы, шулай ук 5 мәктәп призлар алачак. Моннан тыш, иң күп пластик һәм алюминий савытлар тапшырган катнашучылар бүләкләнәчәк.