Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2020, 13:45

Казанда «Үлемсез полк» акциясе быел онлайн режимда узачак

Катнашучыларга үзләренең сугышта катнашучы туганы турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдә урнаштырырга тәкъдим ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Казанда «Үлемсез полк» акциясе быел онлайн режимда узачак. Проектка теләге булган һәркем кушыла ала.

Катнашучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы турында мәгълүмат җыярга тәкъдим ителә. Аннары туганының портреты күренә торган видео төшерергә яки фотография ясарга, ә текстта үзенең герое турында сөйләргә, аның фамилиясен, имемен, әтисенең исемен, кайсы гаскәрдә хезмәт итүен яки эшчәнлек төрен, сугышта катнашу елларын һәм мөһим тоелган теләсә нинди мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Алынган материал ВКонтакте, Instagram яки Одноклассники социаль челтәрләрендә акциядә катнашучының шәхси сәхифәсендә 5-нче майга кадәр урнаштырылырга тиеш, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. Текстка шулай ук #БессмертныйПолкОнлайн #БессмертныйПолкТатарстан хэштегларын өстәргә кирәк. Акцияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» – Бөек Ватан сугышы буыны турында хәтерне саклауга юнәлтелгән бөтенроссия хәрәкәте. Хәрәкәттә катнашучылар ел саен Җиңү көнендә туганнарының фотографияләре белән шәһәр урамнары буенча колонна булып узалар иде. Катнашучыларның кулларындагы фотолар арасында армия һәм флот ветераннары, партизаннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадниклар, сугыш балалары һәм Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләр бар. Йөреш беренче тапкыр 2011 елда Томск шәһәрендә узды, ә бүген ул 80-нән артык дәүләтне һәм территорияләрне үз эченә ала. «Үлемсез полк»та катнашучылар саны ел саен арта бара. Узган ел Казанның үзәк урамнарыннан үз туганнарының портретлары белән 169 мең кеше узды. Мондый масштаблы йөрешне оештырырга 500-дән артык волонтер ярдәм иткән иде.

Татарстанда гамәлдә булган үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә, анда катнашучыларны коронавирус инфекциясе йоктырудан саклау өчен, быел акцияне яңа форматта үткәрү карары кабул ителде.

Барлык яңалыклар