В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан хәрәкәте өчен бу мәдәни мирас объектында беренче эш тәҗрибәсе.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Казанның «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале активистлары мәдәни мирас объектында – Фатих Кәрим урамы, 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортында эшләрне төгәлләделәр.
Беркутов йорты - агач шәһәр архитектурасы үрнәге, аның декоратив бизәлешендә татар халык архитектурасы мотивлары һәм модерн элементлары ярашкан. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, биредә Казанның бишенче полиция бүлеге табибы Николай Беркутов яшәгән. Хәзерге вакытта йортта аның нәсел дәвамчылары яши.
Бинаны торгызу эше 2018 елда ук башланган иде, ул вакытта белгечләр, архив мәгълүматларына мөрәҗәгать итеп, объектны проектлаштыру белән шөгыльләнә башладылар. 2019 елның июль аенда торгызу эшләре башланды, алар ике ай дәвам итте. Бу вакыт эчендә профессионаллар һәм волонтерлар йортка тарихи йөзен кайтардылар: аның фасадын ачык зәңгәр төскә буядылар, түбәсендә аттик һәм балясиннарны торгыздылар, йортның түбәсен төзәттеләр. Эш барышында Беркутов йортында шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, популяр музыкаль башкаручы Андрей Макаревич һәм башкалар булды. Объектны төзекләндерергә Франциядән килгән волонтерлар да ярдәм итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу - Казанның «Том Сойер Фест» мәдәни мирас объектларын торгызуда катнашуының беренче тәҗрибәсе. «Беркутов йортындагы эшләр безнең өчен үзенчәлекле иде. Без шәһәребезнең тарихи тирәлеген торгызуга үзебездән өлеш кертә алуыбызга шатбыз. Ике ай эшләү дәверендә без йортны тарихи кыяфәтенә кайтардык. Соңгы айда волонтерлар реставраторларга булыштылар һәм кич белән генә түгел, көндез дә килделәр, ә эштән соң җыр кичәләре һәм чәй табыннары оештырдылар. Хәзер киләсе объектка — Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан йортка күчәбез», - дип сөйләде проектның координаторы Дмитрий Полосин.
Теләгән һәркем, сылтама буенча анкета тутырып, фестивальгә кушыла ала.