В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дайверлар күл төбеннән пластик шешәләр һәм кирпечләр күтәргән.
Фото: instagram.com/rgo.tatarstan
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанның Авиатөзелеш районындагы Урман күлендә экологик акция узды, аның барышында активистлар сулык территориясеннән 30 капчык чүп-чар җыйды.
Акциядә Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге, Татарстанның «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте вәкилләре һәм битараф булмаган казанлылар катнашты, аларның кайберләре җыештыруга гаиләләре белән килде.
Урман күле төбеннән дайверлар нигездә ком белән тулган пластик шешәләр һәм импровизацияләнгән мангаллардан калган кирпечләр күтәрде. Шулай ук активистлар сулыкның яр буе линиясен пластик савыт-саба, буш шешә һәм бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалардан чистартты, дип хәбәр ителә ТР буенча Рус география җәмгыяте бүлегенең Instagram-аккаунтында.