Экологик акция 13-нче сентябрьдә үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 13-нче сентябрьдә Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Комсомол күлендә яр буе зонасын һәм сулык төбен җыештыру буенча экологик акция үтәчәк.
Акциядә экоблогер Кира Камалова катнашачак, территорияне җыештырыр алдыннан ул «Экогадәтләр турында 10 миф һәм аларны нәрсәгә алыштырырга» дигән темага лекция уздырачак.
Экологик акциягә А.А.Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су асты тикшеренү отряды аквалангчылары һәм үзиреклеләр кушылды.
Күлне җыештыру 13.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Оештыручылар катнашучыларны җыештыру өчен кирәкле инвентарь белән тәэмин итәчәк. Җыелу күлнең пляж территориясендә узачак, дип хәбәр итә Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, Комсомол күле быел чүп-чардан чистартылачак җиденче сулык булачак.