Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Территорияне җыештыру 9:30 сәгатьтә башлана һәм 1,5 сәгать дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр оештыручылар. Активистларны җыю урынын сылтама буенча карарга мөмкин. Ирекле ярдәмчеләргә үзләре белән озынборын һәм талпаннардан спрей алырга киңәш итәләр.
Чара «Россия суы» бөтенроссия акциясенең «Тамчыдан күл җыела» марафоны кысаларында Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанның 50 дән артык активисты һәм Рус география җәмгыяте аквалангистлары Комсомол күле территориясен һәм төбен чистарттылар. Акция барышында 2 куб. м калдык яки 2 чүп контейнеры җыеп алынды.
UPD: экологик акция Бишбалта бистәсендә узачак, активистлар Идел ярларын чүп-чардан чистартачак.